Җәмәгать судьялары суд участокларын карау

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

2017 елның 31 июлендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И.Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина эш визиты белән Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Әлмәт суд районнары суд участокларында булдылар.

Визит кысаларында Лениногорск шһәре, Агадуллин урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан гадел хөкем йортының капиталь төзекләндерүдән соң ачылган бинасы каралды. Бинада федераль судьяларның 6 составы һәм җәмәгать судьяларының 4 участогы урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 2368,5 кв.м, алардан 825,2 кв.м җәмәгать судьялары суд участокларын урнаштыру өчен каралган.

Җәмәгать судьяларының суд участоклары кирәкле барлык бүлмәләр белән дә: судьялар кабинетлары, суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре, туклану бүлмәләре, хөкемгә тартылучыларны аерым юл белән суд залына алып килү юлы булган конвой бүлмәсе белән тәэмин ителгән.

Министрлык җитәкчелеге шулай ук Әлмәт шәһәрендәге Фәхретдинов урамы, 56 а йорт адресы буенча урнашкан бинаны да карады. Анда җәмәгать судьяларының 9 суд участогы урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International