Министр Хөкүмәт комиссиясе утырышында чыгыш ясады

2017 елның 8 августы, сишәмбе

2017 елның 7 августында Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  Татарстан Республикасы Премьер-министрының  беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин  рәислегендә Хокук бозуларны  профилактикалау буенча Татарстан  Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең  видеоконференцэлемтә режимындагы  утырышы узды.

Утырышта Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеменең Теләче, Балык Бистәсе, Әгерҗе һәм Баулы муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшләренең торышын районнарга чыгып тикшерүләре нәтиҗәләре турындагы доклады белән Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук Әгерҗе һәм Теләче муниципаль районнары башлыклары хисаплары тыңланылды, шулай ук транспорт объектларында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, наркомания белән чирләү күләмен киметүгә юнәлдерелгән чаралар каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International