2017 елның 11 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов республикада ел саен уздырыла торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган чарада катнашты.
Акция ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы башлангычында һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уза. Әлеге акция кысаларында Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә авыр хәлле гаиләләрдән булган булачак беренче сыйныф укучылары өчен “Паровозик из Ромашково” бәйрәм чарасы узды.
Министр урынбасары М.М.Ибәтов һәм район башлыгы Р.Х.Сафиуллов булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче 1 нче сентябрь бәйрәме белән котладылар һәм аларга, “бишле” билгеләренә генә укуларын теләп, уку әсбаплары тутырылган 58 мәктәп сумкасы тапшырдылар. Быел бу акция кысаларында Тәтеш районында барлыгы 175 балага шундый сумкалар тапшырылачак.
Чара программасында актерлар чыгышлары, викториналар һәм конкурслар да оештырылды. Бәйрәм ахырында балаларга тәм-томнар өләшенде