2017 елның 16 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов Саба муниципаль районында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан торак сатып алган өчен салым акчасын кайтаруга, муниципаль хезмәткәрләргә пенсия билгеләү, газүткәргечнең саклагыч зонасында йорт төзелешенә, җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль норматив хокукый актларны бастырып чыгаруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Районга чыгу кысаларында район башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов һәм районның җирле үзидарәләре органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм административ комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгаруга, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару буенча мәсьәләләр каралды