2017 елның 18 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында “Белем көне”нә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу чара министрлык аппараты һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең беренче сыйныфка барачак балалары өчен оештырылган иде.
Министр Р.И.Заһидуллин, шулай ук аның урынбасарлары Н.В.Рагозина һәм М.М.Ибәтов беренче класска барырга җыенучыларны якынлашып килә торган белем көне белән котладылар, аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр.
Балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган папкалар бүләк ителде.
Кечкенә кунаклар тәмле әйберләр белән сыйландылар, тематик табышмаклар чиштеләр, киләчәккә булган хыяллары белән уртаклаштылар.
Беренче сыйныфка баручылар өчен министрлык бинасы буенча экскурсия дә оештырылды. Истәлек өчен министрлык җитәкчеләре белән фотога да төштеләр