Экспертларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсы турында белдерү

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган  республика конкурсына гаризалар кабул ителү турында белдерә.

Конкурста катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары белән расланган формада кабул ителә. Гариза формасы  http://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_675589.docx а дресы буенча “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырыла.

Гаризага теркәлә:

бәйсез эксперт сыйфатында аккредитацияләнү турында таныклык күчермәсе;

юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (юридик затлар өчен);

бәяләмәләр күчермәләре;

бәяләмәләрне (алар булганда) карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасындагы дәүләт органнарының, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының мотивлаштырылган җаваплары күчермәләре.

Документлар 2017 елның 1 октябреннән 30ына кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 4 кат, 404 бүлмә адресы буенча кабул ителәчәк.

Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00, җомга 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр.

Телефоннар: 223-01-60, 223-02-26.

Конкурс Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конференцияләр залында 2017 елның 1 нояреннән 20сенә кадәр уздырыла.Комисссиянең йомгаклау утырышы датасы турындагы карары аны уздырырга 5 көннән дә кимрәк вакыт калганчы сайтта өстәмә рәвештә урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International