2017 елның 22 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина республикада ел саен уздырыла торган “Территоия закона” конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын тәбрикләү тантанасында катнашты.
“Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга өлеш керткән өчен” номинациясендә министр урынбасары биш бүләк тапшырды.
“Территория закона” конкурсы республикада 2007 елдан бирле Татарстан ЭЭМ инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. Аның максаты – иҗтимагый танылуны тәэмин итү, иҗтимагый тәртипне саклауга, яшүсмерләрне һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүгә, хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән авыл җирлекләренең, муниципаль районнаның һәм шәһәр округларының, предприятиеләр һәм оешмаларның, уку йортларының һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен хуплау һәм тарату.
10 ел дәвамында конкурс Россиядә бердәнбер конкурс булып кала һәм 2 этапта 7 номинация буенча уздырыла: 1 нче этап – республика шәһәрләрендә һәм районнарында; 2 нче этап – алдагы этап җиңүчеләре белән Казанда.
Быел бу конкурска республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 187 кеше катнашырга теләк белдерде, алардан 35е иң яхшылары дип табылды.
“Территория закона-2017” җиңүчеләре бүләкләргә, истәлек билгеләренә һәм дипломнарга ия булдылар.