“Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан ителде

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җмәгать судьялары аппаралары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2014 елның 18 ноябрендәге № 01-02/480 номерлы боерыгы белән расланган һәм үзгәрешләр кертелгән Конкурс турындагы нигезләмә министрлыкның рәсми сайтының “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү” бүегенең “Эшчәнлек юнәлеше” өлешендә “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс”  бүлекчәсендә урнаштырылган.

Җәмәгать судьялары аппаратларының конкурста катнашырга теләгән хезмәткәрләренә 2017 елның 25 сентябренә кадәр Конкурс турындагы нигезләмәнең 2.5 пунктында каралган документларны кушымталарда каралган форма нигезендә электрон документлар әйләнеше аша конкурс комиссиясе секретаре Л.Р.Әлмөхәммәтова адресына юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International