Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 нче августыннан 23енә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшчәнлекне тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгып тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеген тикшерделәр, шулай ук “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга иҗтимагый тәртипне һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” дәүләт программасы үтәлешен тикшерделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Л.Х. Нуртдинов, район прокуроры Э.Р. Сабиров һәм районның хокук бозуларны профилактикалау субъектларының барлык вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды, киңәшмә барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме эшенә нәтиҗәләр ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International