Актаныш һәм Сарман муниципаль районнарына чыгу

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 - 22 август көннәрендә җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештырылыш һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эшчәнлек  һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге хезмәткәре А.В.Лохотский Актаныш һәм Сарман районнарыны чыктылар.

Районнарга чыгып тикшерү барышында районның җирле үзидарәләре органнарына административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру, шулай ук муниципаль район составына керә торган җирлекләр турында Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләренең үтәлеше өйрәнелде.

Җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында килеп чыккан мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив һзм хокукый ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International