Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2017 елның 25 августы, җомга

2017 елның 24 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре Э.Н.Мәрданова мобиль мәгълүмат-консультация төркеме составында республиканың Түбән Кама муниципаль районының Елантово һәм Макарово авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшендә катнашты.

Төркем дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль конторасы белгечләреннән тупланган.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне төрле төрдәге ташламалар алу, суга һәм газга субсидияләр бирү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм башка сораулар борчый иде.

Авыл кешеләре белгечләрдән консультацияләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International