Дәүләт программалары чаралары үтәлешен тикшерү

2017 елның 29 августы, сишәмбе

2017 елның 29 августында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында җитәкче каршындагы коррупциягә каршы тору, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү  һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эше, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаның торышы,  Инспекциянең рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлеген тутырып баруны оештыру, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.

Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча Инспекциянең коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буеча җаваплы заты Д.Н.Бикаева белән фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International