Муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрыннан белешмәләр алу турында мәгълүмат

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2017 елның 6 декабрендәге 1553-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының «Россия Федерациясендә норматив хокукый актлар» порталы файдалануга тапшырылган (http://pravo-minjust.ruhttp://право-минюст.рф) (алга таба - Портал).

Порталда кызыксынучы затларның (гражданнар, оешмалар, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары) Россия Федерациясенең барлык субъектларының системалаштырылган рәвештә саклана торган муниципаль норматив хокукый актларына (алга таба – МНХА) ирекле, бушлай, тәүлек әйләнәсе керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.

Порталда мәгълүматны саклау һәм эзләүгә заманча алымнар гамәлгә ашырыла, нәтиҗәдә теләсә нинди актны эзләү 2-3 секундтан артык вакытны алмый, уңайлы  интерфейс булдырылган.

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 7 ноябре, 10:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International