Муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрыннан мәгълүмат алу буенча инструкция

«Россия Федерациясендә норматив хокукый актлар» порталының старт битендә (http://pravo-minjust.ruhttp://право-минюст.рф) муниципаль норматив хокукый актлар текстларын (алга таба – МНХА) карау өчен кирәк:

- «Норматив хокукый актлар һәм мәгълүматлар эзләүгә күчү» төймәсенә басыгыз, шуннан соң эзләү тәрәзәсе барлыкка киләчәк, аның сул өлешендә мәгълүмат банклары исемлегеннән «муниципаль берәмлекләрнең норматив хокукый актлары» мәгълүмат банкын сайларга кирәк;

- эзләү формасының «РФ субъекты» кырында Россия Федерациясе субъектын сайларга (мәсәлән, Татарстан Республикасы яки Мәскәү өлкәсе) һәм тиешле муниципаль берәмлекне (мәсәлән, Буа муниципаль районының Адав-Толымбай авыл җирлеге яки Королев шәһәр округы) сайларга;

Эзләүне шулай ук аның төренә, кабул итү датасына, номерына, аны кабул иткән МНХА атамасына һәм башка критерийларга карап көйләргә мөмкин. 

- тиешле эзләү формасының кирәкле кырларын тутырганнан соң, «Табарга» төймәсенә басыгыз.

МНХА текстларына Портал аша керүдән тыш, аларның дәүләт теркәү номерларына, реквизитларына, федераль регистрда булган рәсми басма чыганаклары (халыкка чыгару) турында мәгълүматларга, эш статусына, шулай ук аларның график образларына керү тәэмин ителә.

Ачык акт текстында МНХА график образын эзләү өчен документ образы кушымтасын  сайларга, аннан соң «PDF форматында карарга яки йөкләп алырга» кушымтасын сайларга кирәк.

МНХА текстын бастырып чыгару өчен «Текстны бастырып чыгару» кушымтасын сайлау җитә.

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 7 ноябре, 11:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International