Балигъ булмаганнарның сәламәтлек өлкәсендәге хокуклары
 
Балигъ булмаганнарның сәламәтлек саклау өлкәсендә түбәндәгеләргә хокуклары закон тарафыннан беркетелгән:
1) медицина тикшерүләре узуга, шул исәптән физик культура һәм спорт блеән шөгыльләнүгә бәйле рәвештә профилактика медицина тикшерүләре, диспансеризация узуга, диспансер күзәтчелегенә алынуга, медицина реабилитациясенә, медицина ярдәме күрсәтелүгә, шул исәптән башкарма хакимиятнең моңа вәкаләтле федераль органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгән шартларда мәгариф оешмаларында тәрбияләнгән һәм белем алган вакытларда;
2) сәламәтләндерү һәм оештырылган ял вакытында башкарма хакимиятнең моңа вәкаләтле федераль органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә медицина ярдәме күрсәтелүгә;
3) аларның физиологик үзенчәлекләренә һәм сәламәтлек торышына туры килә торган һәм аларга тискәре факторлар йогынтысын булдырмау шартларында санитар-гигиеник тәрбиягә, белем бирүгә һәм хезмәткә;
4) Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда профессиональ яраклылыкны билгеләгәндә түләү алынмаган медицина консультациясенә;
5) Сәламәтлекләре торышы турында мәгълүматны үзләренә уңайлы формада алуга.
15 яшьтән өлкәнрәк булган балигъ булмаганнар һәм яки наркомания белән авыручы 16 яшьтән өлкәнрәк булган балигъ булмаганнар медицина тәэсир итүенә мәгълүматлы була торып ирекле рәвештә ризалык бирү яки аннан баш тарту хокукына ияләр.
Ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм авыр тормыш хәленә тарыган балалар аларга дүрт яшь тулганчы (бу яшьне дә кертеп) сәламәтлек саклауның дәүләт системасындагы һәм муниципаль системасындагы медицина оешмаларында яшәтелергә мөмкиннәр.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 142.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International