Медицина хезмәте күрсәтү турында
 
Сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокук
 
Сәламәтлек – кешенең физик, психик һәм социаль торыштагы авырулары булмаган, шулай ук органнарында һәм организм системаларында бернинди дә җитешсезлекләр булмаган иминлеге.
Бу билгеләмә «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән. Моннан тыш, Россия Федерациясе Конституциясенең 41 статьясының беренче өлеше нигезендә һәр кеше сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокуклы.
Сәламәтлекне саклауның төп принциплары булып тора:
1) сәламәтлекне саклау өлкәсендә гражданнарның хокукларын саклау һәм әлеге хокуклар белән бәйле дәүләт гарантияләрен тәэмин итү;
2) медицина ярдәмен күрсәткәндә пациентлар мәнфәгате өстенлеге;
3) балалар сәламәтлеген саклауның өстенлеге;
4) сәламәтлекләрен югалту очрагында гражданнарның социаль якланганлыгы;
5) дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының, гражданнарның сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокукларын тәэмин итүче оешмаларның урындагы затларының җаваплылыгы;
6) медицина ярдәмен алуның бар кешегә дә уңайлы булуы һәм сыйфаты;
7) медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуга юл куелмау;
8) сәламәтлек саклау өлкәсендә профилактика өстенлеге;
9) табиб серен саклау.
Һәр гражданин үз сәламәтлеге турында үзе аңлаган формада түбәндәгеләрне эченә алган мәгълүматны белергә хокуклы:
тикшерү нәтиҗәләрен;
авыруы бармы-юкмы икәнлеген, диагнозын һәм прогнозны;
дәвалау төрләрен һәм алар белән бәйле рискларны;
медицина тәэсир итүләренең, аларның нәтиҗәләренең һәм уздырылган дәвалау нәтиҗәләренең мөмкин булган вариантларын.
 
Пациентның хокуклары
 
Пациент – медицина ярдәме күрсәтелә торган яки авыруы булу яки булмауга һәм хәленең торышыннан бәйсез рәвештә медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән зат.
Һәр пациент хокуклы:
- табибны һәм медицина оешмасын сайлауга;
- профилактикага, диагностикага, дәвалануга, санитар-гигиеник таләпләргә җавап бирә торган медицина оешмаларында медицина реабилитациясенә;
- табиб-белгечләр консультациясен алуга;
- авыру һәм (яки) медицина тәэсир итүе белән бәйле авыртуны мөмкин булган алымнар һәм дарулар белән җиңеләйтүгә;
- үз хокуклары һәм бурычлары, үз сәламәтлеге торышы турындагы мәгълүматны алуга;
- пациент мәнфәгатьләрендә аның сәламәтлеге турындагы мәгълүматларны белеп торырга тиешле затларны сайлауга;
- стационар шартларда дәвалану алган чакта туклануга;
- табиб серен тәшкил иткән мәгълүматларның саклануына;
- медицина тәэсир итүләреннән баш тартырга;
- медицина ярдәме күрсәтелгән чакта китерелгән зыянның каплануына;
- аның хокукларын яклау өчен аның янына адвокатның яки законлы вәкилнең кертелүенә; аның янына дин белгече кертелүгә, пациент стационар шартларда дәваланган очракта - дини йолаларны башкару өчен шартлар тудырылуга, шул исәптән, әгәр дә бу хастаханәнең эчке таләпләренә каршы килми икән, әлеге максатлар өчен аерым бүлмә бирелүгә.
 
Пациентның хокуклары бозылганда кая мөрәҗәгать итәргә?
 
Пациент турыдан-туры аңа медицина ярдәме күрсәтелә торган медицина оешмасы җитәкчесенә яки оешманың башка урындагы затына, тиешле профессиональ медицина ассоциацияләренә яки судка мөрәҗәгать итә ала.
Пациентка китерелгән зыян өчен медицина оешмасы җаваплы.
Җаваплылык түбәндәге очракларда туа:
хокукка каршы килү (законнар һәм башка норматив хокукый актлар таләпләренә каршы килү); медицина оешмасы (аның персоналының) гамәлләре (гамәл кылмавы); пациентка зыян китерү; хокукка каршы килү гамәленең зыян китерү белән бәйле булуы; медицина оешмасы гаебе була.
 
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 162.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International