Инвалидлык сәбәпләре исемлеге киңәйтелде
 
Гражданинны инвалид дип тану очрагында билгеләнә торган инвалидлык сәбәпләре исемлеге киңәйтелде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 20 февралендәге 95 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 10 августындагы 772 номерлы карары).
Исемлеккә, аерым алганда, СССР Кораллы көчләре һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләре, башка дәүләтләр территорияләрендә урнашкан гамәлдәге хәрби частьләрдә хезмәт иткән зат тарафыннан әлеге дәүләтләрдә хәрби бәрелешләр чорында алынган авырулар (яралану, контузия, имгәнү) керә.
Моннан тыш гражданин (аның законлы яки вәкаләтле вәкиле) ризалык биргән теләсә-кайсы белгечне медик-социаль экспертиза уздыруга киңәш бирү хокукы белән чакыру хокукына ия.
Гражданинга медик-социаль экспертиза уздыру акты, гражданинга медик-социаль экспертиза уздыру беркетмәсе, гражданинның реабилитация яки абилитация шәхси программасы гражданинга медик-социаль экспертиза уздыру эшенә формалаша.
Гражданин (аның законлы яки вәкаләтле вәкиле) гражданинга медик-социаль экспертиза уздыру акты һәм гражданинга медик-социаль экспертиза уздыру беркетмәсе белән танышу хокукына ия.
 
Реабилитация яки абилитацияләүнеңшәхси программасы
 
Инвалидның (инвалид баланың) персональ, антропометрик мәгълүматлары үзгәрүгә, алдарак тәкъдим ителгән реабилитация яки абилитация чараларының характеристикасын аныклауга бәйле рәвештә, шулай ук инвалидка аның яки аның законлы яки вәкаләтле вәкиле гаризасы буенча техник хаталарны (грамматик яки арифметик хата, хәреф яки сүз дөрес язылмау) төзәтү максатыннан реабилитация яки абилитация программасына төзәтмәләр кертү таләп ителгәндә яңа реабилитация яки абилитация программасы инвалидны өстәмә рәвештә тикшереп тормыйча гына төзелә.
 
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 145.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International