Исәпләү һәм түләү тәртибе
Физик затлар мөлкәтенә салым түләүчеләр дип мөлкәтләрендә торак йорт, дача, гараж һәм башка корылмалар булган гражданнар санала.
Мөһим!
Балигъ булмаган гражданнар шулай ук салым түләүчеләр булып торалар. Алар өчен мөлкәткә салымны әти-әниләре, уллыкка алучылар яки опекуннар түли.
Физик затлар мөлкәтенә салым салым салына торган объектларның (торак йорт, дача, гараж һәм башка корылмалар) урнашкан урыннары буенча мөлкәтнең инвентарь бәясе турындагы белешмәләр нигезендә салым органы тарафыннан һәр елның 1 гыйнварына торышка салына.
Мөлкәтнең инвентарь бәясе турындагы мәгълүматлар салым органына техник инвентарьлаштыру органнары тарафыннан бирелә.
Салым бер муниципаль берәмлектә урнашкан күчемсез милек объектларының инвентарь бәяләре суммасыннан исәпләнә.
Мөлкәтнең инвентарь бәясе турындагы мәгълүмат һәм билгеләнгән салым ставкасы нигезендә салым органы 1 августтан да соңга калмыйча салым түләүчеләргә салым кәгазьләрен һәм түләү квитанцияләрен юллый.
Салымны түләү тигез өлешләрдә ике срокта – 15 сентябрьдән һәм 15 ноябрьдән соңрак булмаган вакытта гамәлгә ашырыла.
Салым буенча ставкаларның чик зурлыклары федераль закон белән билгеләнә.
Физик затлар мөлкәтенә салымның гамәлдәге ставкалары җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарының норматив-хокукый актлары белән билгеләнә.
Физик затлар мөлкәтенә салым ставкасы мөлкәтнең бәясеннән чыгып исәпләнә.
300 мең сумга кадәр - 0,1%
300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр - 0,3%
500 мең сумнан артык - 0,5%
Файдалы сылтамалар:
Гражданнарның физик затлар мөлкәтенә салым түләүдән азат ителә торган категорияләре
Физик затлар мөлкәтенә салымны түләмиләр:
- пенсионерлар, Россия Федерациясе пенсия законнары нигезендә билгеләнгән тәртиптә пенсия алучылар;
- хәрби хезмәттән азат ителгән яки хәрби җыенга чакырылган, интернациональ бурычларын Әфганстанда яки хәрби бәрелешләр барган башка илләрдә үтәгән гражданнар. Ташлама ташламага хокук турындагы таныклык һәм район хәрби комиссариаты, хәрби часть, хәрби уку йорты, предприятие, учреждение яки СССР Эчке эшләр министрлыгы оешмасы яки Россия Федерациясенең тиешле органы тарафыннан бирелгән белешмә нигезендә бирелә;
- хәрби бурычын үтәгән чакта һәлак булган хәрбиләрнең яки дәүләт хезмәткәрләренең әти-әниләре һәм ире (хатыны);
- мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә һәм халык осталарына мөлкәт хокукында бирелгән һәм бары тик иҗади остаханә, ателье, студия сыйфатында гына кулланыла торган махсус җиһазландырылган корылмаларга, бүлмәләргә (торакны да кертеп), шулай ук кереп карарга мөмкинлек тудырылган дәүләтнеке булмаган музейлар, гелереялар, китапханәләр һәм башка мәдәният оешмалары булдыру өчен торак мәйданы да булган урыннарга – аларны болай фадалану чорына;
- гражданнарның бакчачылык һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре участокларында урнашкан торак мәйданы 50 квадрат метрга кадәр булган торак корылмасы һәм гомуми мәйданы 50 квадрат метрга кадәр булган хуҗалык корылмаларына;
- гражданнарның законда каралган башка категорияләре.
Ташламаларга хокуклы булган затлар ташламага хокуклы булуларын раслый торган документларны салым органына үзләре илтеп тапшыралар.
Ташламага хокук календарь ел эчендә барлыкка килгән очракта салым ташламага хокук барлыкка килгән айдан башлап кабаттан исәпләнә.
Салым түләү буенча ташлама сорап үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта салым суммасын кабттан исәпләү салым түләүченең язма гаризасы нигезендә өч елдан артыграк булмаган вакытка башкарыла.