Салым ташламалары
 
Салым ташламасына салым түләүчеләрнең түбәндәге категорияләре ия:
1) Советлар Союзы һәм РФ Геройлары, Дан Орденының тулы кавалерлары;
2) I һәм II группа инвалидлар;
3) балачактан инвалидлар;
4) гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм СССРны яклап башка сугышчан бәрелешләрдә катнашучы хәрбиләр, гамәлдәге армия составындагы хәрби частьларда, штабларда һәм учреждениеләрдә хезмәт итүчеләр, элеккеге партизаннардан булучылар, шулай ук сугышчан бәрелешләр ветераннары;
5) Советлар Армиясе, Хәрби-Диңгез флотының, эчке эшләр һәм дәүләт иминлеге органнарының ялланып хезмәт итүчеләр составындагы Бөек Ватан сугышы чорында гамәлдәге армия составындагы хәрби частьларда, штабларда һәм учреждениеләрдә штатта торучы затлары яки бу чорда оборонада катнашкан шәһәрләрдә булган затлар (оборонада катнашу бу затларга гамәлдәге армия частьләре хәрбиләре өчен тиешле елларны эшләгән өчен ташламалы шартларда пенсия билгеләү өчен санала);
6) “Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарны социаль яклау турында”1991 елның 15 маендагы N 1244-1 номерлы Россия Федерацияме Законы, “1957 елда “Маяк” җитештерү берләшмәсендәге авария һәм Тичә елгасынарадиоактив калдыклар эләгү аркасында радиация йогынтысына дучар булган Россия Федерациясе гражданнарын социаль яклау турында” 1998 елның 26 ноябрендәге 175-ФЗ номерлы Федераль закон, “Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга социаль гарантияләр турында” 2002 елның 10 гыйнварындагы 2 –ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә социаль яклау чараларын алуга хокуклы затлар;
7) хәрби хезмәттә 20 ел һәм аннан да артыграк вакыт булган хәрбиләр, шулай ук хәрби хезмәттә булуның тиешле яшенә җитү сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителгән затлар;
8) атом-төш һәм термо атом-төш коралын сынауда, кораллану чараларында һәм хәрби объектларда атом-төш җайланмалары аварияләрен бетерүдә аеруча рисклы бүлекчә составында турыдан-туры катнашкан затлар;
9) хәрбиләрнең туендыручысын югалткан гаилә әгъзалары;
10) пенсия законнарында билгеләнгән тәртиптә пенсия алучы пенсионерлар, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә гомер азагына кадәр айлык түләү билгеләнгән 60 һәм 55 яшькә җиткән затлар;
11) хәрби хезмәттән азат ителгән яки хәрби җыенга чакырылган, интернациональ бурычларын Әфганстанда яки хәрби бәрелешләр барган башка илләрдә үтәгән гражданнар;
12) атом-төш коралы һәсм космик техниканы да кертеп, атом-төш җайланмаларының теләсә-кайсы төре белән бәйле сынаулар, өйрәнүләр һәм башка эшләр нәтиҗәсендә нурланыш алган яки кичергән яки инвалид калган физик затлар;
13) хәрби бурычын үтәгән чакта һәлак булган хәрбиләрнең яки дәүләт хезмәткәрләренең әти-әниләре һәм ире (хатыны);
14) һөнәри иҗади эшчәнлек алып баручы физик затлар - иҗади остаханә, ателье, студия сыйфатында гына кулланыла торган махсус җиһазландырылган корылмаларга, бүлмәләргә (торакны да кертеп) мөнәсәбәттә, шулай ук кереп карарга мөмкинлек тудырылган дәүләтнеке булмаган музейлар, гелереялар, китапханәләр һәм башка мәдәният оешмалары булдыру өчен торак мәйданы да булган урыннарга – аларны болай фадалану чорына;
15) физик затлар – һәркайсының мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган һәм шәхси йорт яны, дача хуҗалыгы, бакчачылык, яшелчәчелек яки шәхси торак төзелеше өчен каралган җир кишәрлегендә урнашкан хуҗалык корылмаларына мөнәсәбәттә.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 154.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International