Җир салымы
 
Җир салымы Россия Федерациясе Салым кодексының 31 бүлеге нигезендә алына.
Салым түләүчеләр – юридик һәм физик затлар (җир хуҗалары, җирдән файдаланучылар, арендага алучылардан кала).
Салым салына торган объект – җир кишәрлекләре, җир кишәрлекләре өлешләре, юридик затларга һәм гражданнарга мөлкәт итеп бирелгән җир өлешләре, Татарстан Республикасында җирләргә дәүләт кадастр бәясе республиканың барлык территориясендә уздырылган.
Җир салымы күләме җир кишәрлегенең кв.м өчен кадастр бәясен җир салымы ставкасына тапкырлау юлы белән исәпләнә.
Татарстан Республикасында җир салымы Салым кодексы һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының норматив хокукый актлары белән билгеләнә, гамәлгә ашырыла һәм РФ Салым кодексы һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының норматив хокукый актлары нигезендә туктатыла, ул әлеге муниципаль берәмлекләр территорияләрендә түләнергә тиеш.
РФ Салым кодексының (II өлеш) 390 статьясының 1 пункты нигезендә җир салымы буенча салым базасы салым салына торган объектлар дип танылган җир кишәрлекләренең кадастр бәясе буларак билгеләнә. Монда салым базасы һәр җир кишәрлегенә мөнәсәбәттә салым чоры булып торган елның 1 гыйнварына торышта аның кадастр бәясе буларак билгеләнә.
РФ Салым кодексының (II өлеш) 396 статьясының 12 пункты нигезендә Роснедвижимостьнең Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан ел саен салым периоды булып тора торган елның 1 февраленә кадәр Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенә салым салына торган объектлар булып танылган җир кишәрлекләре турындагы мәгълүматлар җибәрелә.
Җир салымы ставкалары муниципаль берәмлекләрнең (республика шәһәрләре һәм районнары) вәкиллекле органнарының карарлары (норматив актлары) белән расланалар.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 137.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International