Үзмәшгульлеләр өчен салымнар: закон ничек эшли
 
2019 елның 1 гыйнварыннан «Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»  2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.
Үзмәшгульлеләр – эш бирүчеләре һәм аларның кул астында эшләүчеләре булмаган затлар, ягъни үз кул хезмәтләре белән тудырган эшчәнлектән керем алучы гражданнар.  
Закон нигезендә, физик затларга хезмәт күрсәтүче һәм физик затларга товарлар сатучы үзмәшгульлеләр өчен салым ставкасы 4 % күләмендә каралган, ә юридик затларга һәм хосусый эшкуарларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен – 6 %.
Салымнарны түләү гадиләштерелгән система буенча башкарылачак – теркәлү өчен Федераль салым системасында «Минем салым» мобиль кушымтасын йөкләп алырга кирәк. Салым ай саен 25 нче числодан да соңга калмыйча җибәрелә.
Акцизга бәйле товарлар, мисалга, алкоголь яки бензин белән сәүдә итүче затлар, шулай ук, аларның эшчәнлеге аерым законнар белән көйләнү сәбәпле,  нотариуслар, арбитраж идарәчеләре, адвокатлар әлеге салым режимыннан файдалана алмыйлар.
Тулырак мәгълүмат белән Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (www.nalog.ru/rn16) танышырга була.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 75.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International