Васыятьнамә буенча мирас алу
 
Васыять – бер яклы килешү, үлем очрагында үз мөлкәтең белән идарә итүнең бердәнбер ысулы.
Васыять мирас калдыручы үлеменнән соң үз көченә керә башлый. Васыятьтә мирас калдыручының шәхесе белән торудын-туры бәйләнгән ихтыяры чагылдырыла.
Мирас калдыручы васыятьнамә языла торган вакытка үз акылында булырга һәм әлеге документны үзе төзергә тиеш.
Васыятьнамәне кеше аркылы яздыру һәм бер үк васыятьтә берничә кешенең теләкләрен белдерү дөрес түгел. Мондый васыять дөрес түгел дип табыла.
Васыять мирасын теләсә-кемгә калдырырга, мирас хокуклары нигезендә бер яки берничә кешене яки бар якыннарын да мирастан мәхрүм итәргә, мирасчыларның мираска булган өлешләрен үзе билгеләргә, васыятьнамәгә теләсә-нинди боерыклар кертергә, васыятьнамәне үзе исән чакта кабат язарга хокуклы булган мирас калдыручының шәхси инануларыннан һәм ниятләреннән чыгып төзелә. Васыятьнамәдә күрсәтелгән теләкләргә бердәнбер чикләү булып мирастан мәҗбүри бирелергә тиешле өлеш тора.
Мирас калдыручы васыятьнамәсендә күрсәтелгән булмасалар да мирастан өлеш чыгарылырга тиешле мирасчылар:
- мирас калдыручының балигъ булмаган балалары;
- мирас калдыручы тәрбиясендә булган эшли алмый торган кешеләр;
- эшли алмый торган әти-әнисе;
- эшли алмый торган ире яки хатыны;
- мирас калдыручының эшли алмый торган балалары.
 
Васыятьне дөрес түгел дип тану
 
Россия Федерациясе Гражданнар кодексы нигезләмәләре бозылган очракта һәм алар васыятьне дәрес түгел дип табуга нигез булып торган чакта васыятьне суд тәртибендә дөрес түгел дип танырга мөмкин.
Васыятьнең дөрес түгеллеген суд тәртибендә тану әлеге васыять белән хокуклары бозылган зат гаризасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Кайбер очракларда васыять тулысынча ук түгел, кайбер өлешләрендә генә дөрес түгел дип танылырга мөмкин.
 
Мирас хокукын алу
 
Васыять буенча мирас хокукын мирас калдыручының үлеменә 6 ай вакыт узгач кына алырга мөмкин. Моның өчен түбәндәге документлар белән нотариаль конторага мөрәҗәгать итәргә кирәк:
1. Мирасчының шәхесен ачыклаучы паспорт;
2. Васыятьнең төп нөсхәсе;
3. Мирас калдыручының үлеме турындагы таныклык;
4. Мирас калдыручы яшәгән урыннан белешмә;
Мирасны үзеңә күчерүнең соңгы этабы булып аны тиешле органнарда рәсмиләштерү тора. Мираска хокук турындагы таныклык алынганнан соң күчемсез милек дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федараль хезмәте идарәсендә рәсмиләштерелергә тиеш. Транспорт чарасына хокукны ЮХИДИ территориаль органында рәсмиләштерергә мөмкин. Устав капиталындагы өлешкә хокук федераль салым хезмәтенең районара инспекциясендә рәсмиләштерелә.
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 151.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International