Мирасны закон нигезендә алу
 
Мирасны закон нигезендә алу чират буенча башкарыла – закон тарафыннан мирасчыларның 8 чираты каралган. Аларның һәркайсы мирасны чиратның алдагы өлешендәгеләр булмаганда яки алар ниндидер сәбәпләр аркасында мирасчылар рәвешендә чакырылмаган очракта гына ала алалар. Туганлык дәрәҗәсе туганнарны бер-берсеннән аера торган буыннар саны белән билгеләнә.
Шунысы да бар, беренче чираттагы эшли алмый торган мирасчылар, шулай ук эшли алмый торган иждивенецлар, васыятьнең эчтәлегенә бәйсез рәвештә, мирастан катгый бирелә торган өлешкә хокуклылар. Мирас хокукын гамәлгә ашыруның гомуми вакыты аны алу хокукы ачылганнан соң 6 ай, әмма, мирас алу нигезләренә бәйле рәвештә, башка махсус вакытлар да каралган. Әлеге вакытларны кулдан ычкындырган очракта аларны торгызуның килештерү һәм суд тәртипләре каралган. Мирасны кабул итү өчен каралган вакытка мирасны кабул итүче аннан язма рәвештә баш тартырга, шул исәптән башка мирачы файдасына баш тартырга хокуклы. Мондый баш тарту теләсә-нинди сәбәп, шулай ук нотариаль тарифны түләргә теләмәү белән дә, үзенчәлекле салым – җир, транспорт һәм физик затлар мөлкәтенә салымны түләргә теләмәү белән дә аңлатылырга мөмкин.
 
Закон тарафыннан варисларның 8 чираты каралган.
Беренче чираттагы варислар - мирас калдыручының балалары, ире (хатыны) һәм ата-анасы. Мирас калдыручының оныклары һәм аларның нәсел буыннары мирасны тәкъдим ителү хокукы белән алалар. Мирас ачылганга кадәр яисә мирас калдыручы белән бер үк вакытта вафат булган һәм мирас алу хокукына ия булган варисның өлешен нәсел буыннары тәкъдим ителү хокукы белән алалар һәм ул алар арасында тигез бүленә.
Икенче чираттагы варислар - мирас калдыручының атасы да, анасы да уртак булган һәм атасы яисә анасы гына уртак булган ир туганнары һәм кыз туганнары, әтисе ягыннан, шулай ук әнисе ягыннан бабасы һәм әбисе. Мирас калдыручының атасы да, анасы да уртак булган һәм атасы гына яисә анасы гына уртак булган ир туганнарының һәм кыз туганнарының балалары (мирас калдыручының бертуганының уллары һәм кызлары) мирасны тәкъдим ителү хокукы белән алалар.
Өченче чираттагы варислар - мирас калдыручының атасы да, анасы да уртак булган һәм атасы гына яисә анасы гына уртак булган ир һәм кыз туганнары (мирас калдыручының атасының яки анасының абыйсы яисә энесе һәм апасы яисә сеңлесе закон буенча өченче чираттагы варислар була.
Дүртенче чираттагы варислар - туганлыкның өченче дәрәҗәсендәге туганнары – мирас калдыручының әти-әнисенең әби-бабалары.
Бишенче чираттагы варислар - туганлыкның дүртенче дәрәҗәсендәге туганнары – мирас калдыручының туганнан туган ир һәм кыз туганнарының балалары (туганнан туганның оныклары) һәм аның бабаларының һәм әбиләренең бертуган ир һәм кыз туганнары (туганнан туганның әби-бабалары).
Алтынчы чираттагы варислар - туганлыкның бишенче дәрәҗәсендәге туганнары – мирас калдыручының туганнан туган оныкларының балалары, аның туганнан туган ир һәм кыз туганнарының балалары һәм аның туганнан туган әби- бабаларының балалары.
 
Мөһим!
Мирас калдыручының өченче дәрәҗәдәге, шулай ук алдагы чиратлардагы абый-апалары, эне-сеңелләре, закон буенча варисларның бернинди дәрәҗәсенә дә карамаганлыктан, закон буенча варислар булып тормыйлар.
Әгәр алдагы чиратта варислары булмаса, җиденче чират варислары буларак мирас закон буенча мирас калдыручының үги балаларына, үги атасына һәм үги анасына кала.
Сигезенче чират варисларына, закон буенча беренче-җиденче чират варисларына керми торган, әмма мирас ачылган көнгә эшкә сәләтсез булган һәм мирас калдыручы вафат булганчы кимендә бер ел аның тәрбиясендә булган һәм аның белән бергә яшәгән гражданнар керә.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 160.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International