Мирастан мәҗбүри өлеш – моңа законлы хокуклары булган затларның аерым бер төркеменә мирастан бирелергә тиешле өлеш.
Мирастан мәҗбүри өлешкә вафат булган гражданинның балигъ булмаган балалары, шулай ук аның эшли алмый торган балалары, ата-анасы һәм ире (хатыны) хокуклы. Бу хокукка аның үз балалары гына түгел, уллыкка алынган балигъ булмаган һәм эшли алмый торган балалары да ия. Шулай ук вафат булган гражданинны уллыкка алучылар да (эшли алмый торган) мирастан өлешкә хокуклы.
Моннан тыш мирастан мәҗбүри өлешкә хокук вафат булган гражданин иждивениесендә булган эшли алмый торган гражданнарга да бирелә. Болар – иждивенецларның ике төркеме. Беренчесе – закон буенча мирасчылар, алар вафат булучының үлгән көненә эшкә сәләтсез булганнар һәм аның үлеменә кадәр бер елдан да ким булмаган вакыт эчендә аның иждивениесендә торганнар. Аларның вафат булган гражданин белән бергә яшәгәнме юкмы икәнлекләре мөһим түгел. Икенче төркем – закон буенча мирасчылар арасына керми торган иждивенецлар, әмма алар вафат булган затның үлгән көненә эшкә сәләтсез булганнар һәм аның үлеменә кадәр бер елдан да ким булмаган вакыт эчендә аның иждивениесендә торганнар һәм аның белән бергә яшәгәннәр.
Алар, әгәр дә мирасны васыятьнамә нигезендә алмасалар, һәм шулай ук мирас итеп калдырылган һәм калдырылмаган мөлкәтнең аларга бирелергә тиешле өлеше алар мирасны закон нигезендә алырга тиешле өлешнең яртысыннан кимрәк өлешен генә алып торса, мирастан мәҗбүри бирелә торган өлешкә хокуклылар.
Мөһим!
Мирастан мәҗбүри бирелә торган өлешкә хокуклы булган мирасчылар мирас алучыларның барысы өчен дә билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә тиешләр. Шулай итеп, алар мирас итеп калдырылган мөлкәт бәясе чикләрендә мирас калдыручының үлеме белән бәйле чыгымнарны, мирасны саклауга һәм аның белән идарә итүгә киткән чыгымнарны каплыйлар, шулай ук мирас калдыручының бурычлары өчен дә җаваплы булалар.
Мәҗбүри өлешнең күләме
Мирастан мәҗбүри чыгарылырга тиешле өлеш мирасчы закон буенча алырга мөмкин булган өлешнең яртысыннан ким булырга тиеш түгел.
Аның күләмен билгеләү өчен иң элек мирасчының законлы өлешен билгеләргә кирәк. Мирас ачылу көненә исән-сау булган, мирасчылар буларак чакырылырга мөмкин булган (тәкъдим ителү хокукына ия булган мирасчыларны да кертеп) һәм закон буенча туры килә торган мирасчыларны, шулай ук мирас калдыручы исән вакытта яралып, мирас ачылганнан соң тере туган законлы мирасчыларны да исәптә тотарга кирәк.
Шулай итеп, васыятьнамә булмаган очракта мирасчылар булып торуга закон буенча туры килә торган барлык мирасчыларны да белеп торырга кирәк.
Тагын бер мөһим момент: эшне суд тәртибендә караганда суд мирастан чыга торган мәҗбүри өлешне киметергә яки аны бөтенләй бирмәскә дигән карарга китергә мөмкин.
Теләге булган чакта мирасчы мондый өлештән баш тарта ала. Баш тарту бары тик мирасчы васыятьнамә буенча ала торган өлешне арттыра гына.
Мөһим!
Мондый өлештән башка мирасчы файдасына баш тартырга ярамый.