Югары белем дәрәҗәләре
 
Россия Федерациясендә югары профессиональ белемнең түбәндәге дәрәҗәләре билгеләнгән:
- югары белем - бакалавриат;
- югары белем - специалитет, магистратура;
- югары белем – югары квалификация кадрларын әзерләү.
Бакалавриат программасын яки специалитет программасын үзләштерүгә урта гомуми белемгә ия булган (мәктәпнең 1-11 класслары) затлар кертелә. Магистратура программасын үзләштерүгә исә теләсә-кайсы дәрәҗәдәге югары белем алган затлар кертелә.
Бакалавриат, специалитет һәм магистр арасындагы төп аерма бары тик белем алуның дәвамлылыгына бәйле. Кагыйдә буларак, специалист дипломын алыр өчен биш ел, бакалавр дипломын алыр өчен – дүрт ел, магистр дипломын алыр өчен- ике ел укырга кирәк. 
Тиешле профильдәге урта профессиональ белемнәре булган затлар бакалавриатның тизләтелгән яки кыскартылган программалары буенча югары белем ала алалар.
 
Мөһим!
Бакалавр дәрәҗәсен алган зат инде югары белем алган булып санала.
Бер югары уку йортының бакалавр дипломы белән башка югары уку йортының магистратурасына керергә була. Магистратурага керү конкурс нигезендә.
Бакалавр дәрәҗәсен шартлыча база югары белем буларак, магистр дәрәҗәсен исә  - алга таба булган специализация буларак карарга була.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 288.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International