Укырга кергәндә ташламалар
 
Кереш имтиханнарсыз кабул ителү
 
Кереш имтиханнарсыз гына кабул ителәләр:
1) Бөтенроссия мәктәп олимпиадаларының йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары, гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда катнашкан РФ җыелма командасы вәкилләре  - башкарма хакимиятнең мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен һәм норматив-хокукый җайга салуны эшләү буенча функцияләрне гамәлгә ашыручы федераль органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә формалаштырыла торган укучыларның бөтенроссия олимпиадаларына яки халыкара олимпадалар профиленә туры килә торган белгечлекләр һәм (яки) әзерлек юнәлешләре буенча, әлеге олимпиада уздырылу елыннан соң килә торган дүрт ел дәвамында;
2) бөтенукраина укучылар олимпиадаларының IV этабы җиңүчеләре һәм призерлары, гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда катнашкан Украина җыелма командасы әгъзалары - бөтенукраина укучылар олимпиадалары яки халыкара олимпиадалар профиленә туры килә торган белгечлекләр һәм (яки) әзерлек юнәлешләре буенча, - әгәр дә әлеге җиңүчеләр, призерлар һәм җыелма команда әгъзалары Кырымда даими яшәүче затлар арасыннан икән, әлеге олимпиада уздырылган елдан соң килә торган дүрт ел дәвамында;
3) спорт төрләре буенча физик культура һәм спорт өлкәсендә белгечлекләр һәм (яки) әзерлек юнәлешләре буенча Олимпия уеннары, Паралимпия уеннары һәм Сурдлимпиада уеннары программалырына кертелгән Олимпия уеннары, Паралимпия уеннары һәм Сурдлимпиада уеннары чемпионннары һәм призерлары, дөнья чемпионнары, Европа чемпионнары, дөнья беренчелегендә, Европа беренчелегендә беренче урынны алган затлар.
 
Кереш имтиханнарны уңышлы биргән очракта билгеләнгән квота нигезендә укырга бюджет хисабына кабул ителү
 
Бюджет хисабына югары белем алуга кабул ителүгә квота белем бирү оешмасы тарафыннан ел саен бюджет ассигнованиеләре хисабына белем алучы гражданнарның гомуми күләменнән 10 проценттан ким булмаган күләмдә билгеләнә.
Югары уку йортына кергәндә ташламаларга ияләр:
- инвалид балалар;
- I һәм II төркем инвалидлар;
- балачактан ивалидлар;
- хәрби хезмәт узу вакытында  алган травмалары яки авырулары булучы инвалидлар, медико-социаль экспертиза федераль учреждениесе тарафыннан мондый уку йортларында белем алу тыелмаса;
- ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар;
- сугышчан бәрелешләр ветераннарының кайбер категорияләре.
 
Федераль дәүләт мәгариф югары белем оешмаларының әзерлек бүлекләренә укырга федераль бюджет хисабына кабул ителү
 
Мондый хокукка ияләр:
- ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар;
- инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, медик-социаль экспертиза федераль учреждениеләре тарафыннан мондый уку йортларында белем алу тыелмаган булса;
- 20 яшькә кадәрге, I  төркем инвалид булган әтисе яки әнисе генә булган гражданнар, әгәр дә гаиләнең җан башына уртача кереме гражданның яшәү урыны буенча РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булса;
- Чернобыль АЭСында килеп чыккан фаҗига нәтиҗәсендә нурланыш алган гражданнар;
- гражданнарның башка категорияләре.
Мондый ташламаларга ия булган затлар урта гомуми белемнәре булган очракта, шулай ук алар әлеге әзерлек бүлекләрендә беренче тапкыр белем алалар икән, дәүләт югары белем мәгариф оешмаларының әзерлек бүлекләренә кабул ителәләр.
 
Кереш имтиханнарын уңышлы биргән очракта һәм шундый башка очракларда укырга алынганда өстенлекләр
 
Бу очракта югары уку йортына бюджет урынына кергәндә җыйган баллары саны тигез булганда уку урыны өстенлекле хокукка ия булучыга бирелә.
Түбәндәге затлар укырга кабул ителгәндә өстенлекле хокукларга ияләр:
- федераль дәүләт югары белем бирү оешмасының әзерлек бүлегенә  федераль бюджет хисабына керү хокукына ия булучылар, - бакалавриат һәм специалитет программалары буенча югары белем бирү йортларына кергәндә;
- хәрби хезмәтне контракт нигезендә узучы, 20 һәм аннан артыграк ел хәрби хезмәттә булучы гражданнарның балалары, - хәрби профессиональ оешмаларга һәм хәрби югары белем бирүче мәгариф оешмаларына кергәндә;
- хәрби хезмәттә булуның чик яшенә җитү сәбәпле, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә яки оештыру-штат эшләренә бәйле рәвештә  хәрби хезмәттән азат ителгән, 20 һәм аннан артыграк ел хәрби хезмәттә булучы гражданнарның балалары, - хәрби профессиональ оешмаларга һәм хәрби югары белем бирүче мәгариф оешмаларына кергәндә;
- федераль дәүләт органнары карамагында булган һәм балигъ булмаган белем алучыларны хәрби һәм башка дәүләт хезмәтенә әзерләүне максат иткән өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмаларын, профессиональь белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар, - федераль дәүләт органнары карамагындагы югары белем бирү мәгариф оешмаларына кергәндә.
 
Укырга кергәндә башка үзенчәлекле хокуклар
 
Тиешле тәртиптә уздырыла торган укучылар олимпиадалары җиңүчеләренә һм призерларына, әлеге олимпиада уздырылган елдан соң килә торган дүрт ел дәвамында   бакалавриат программасы буенча яки специалитет программасы буенча  һәм (яки) әзерлек юнәлеше буенча белгечлекләр буенча югары белем бирүче уку йортларына кергәндә түбәндәге хокуклар бирелә:
- укучылар олимпиадалары профиленә туры килә торган, бакалавриат программасы буенча яки специалитет программасы буенча белем алуга кереш имтиханнарсыз гына кабул ителү. Әлеге олимпиадалар профиленең белгечлекләргә һәм (яки) әзерлек юнәлешләренә туры килүен белем бирү оешмасы билгели;
 - гомуми белем бирү предметы буенча укучылар олимпиадалары профиленә туры килгән бердәм дәүләт имтиханы буенча максамаль баллар җыйган затларга яки профильле, иҗади һәм (яки) профессиональ юнәлештәге өстәмә кереш имтиханнарын уңышлы узган затларга  тәңгәлләштерелү.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 362.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International