Академик ялны рәсмиләштерү
 
Тиешле тәртиптәге академик ялны алу өчен академик ял бирүләрен сораган гариза язарга һәм аңа түбәндәге документларны теркәргә кирәк:
- сәламәтлек саклау дәүләт яки муниципаль дәвалау-профилактика учреждениесенең клинико-эксперт комиссиясе бәяләмәсе, академик ял медицина күрсәткечләренә бәйле рәвештә алынса;
- хәрби комиссариаттан хәрби хезмәт узу урынына җибәрелү срогы һәм вакыты күрсәтелгән повестка, академик ял хәрби хезмәткә чакырылыш белән бәйле булса;
- хатын-кызлар консультациясеннән белешмә, әгәр дә академик ял бала табуга бәйле булса;
- авыруның медицина белешмәләре, әгәр дә академик ял авыру кешене карау өчен алынса;
- туу турында таныклык, әгәр дә академик ял бала карау өчен алынса;
- ата-аналарның эш урыннарыннна хезмәт хаклары турында белешмә, социаль яклау органнарыннан белешмә, гаиләнең аз керемле икәнлеген раслау өчен кирәк, әгәр дә академик ял гаиләдәге авыр матди хәл аркасында алынса.
Академик ял бирү турындагы карар белем алучы гариза һәм документлар тапшырганнан соңгы 10 көнлек сроктан да соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Академик ял ике алдан артмаган вакытка бирелә. Ул чикләнмәгән тапкыр бирелә ала.
Шулай ук белем алу турында яки уку периоды турындагы белешмәләрне дә алыгыз. Ул сезнең белем алу фактын раслаганда кирәк булырга мөмкин һәм белем алучының язма гаризасы нигезендә бирелә.  Белешмәдә сез алган дәресләр, сәгатьләр саны, шулай ук өйрәнелгән дисциплиналар буенча куелган билгеләр дә күрсәтелә.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Академик ял сорап языла торган гариза үрнәге - http://edu.garant.ru/files/5/7/538975/zayavlenie_na_predostavlenie_akademicheskogo_otpuska.pdf
 
pdf
Скачать текст
PDF, 263.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International