Башка югары уку йортына күчү
 
Студент, беренчел аттестацияне узган очракта, башка югары уку йортына күчү мөмкинлегенә ия.
Әгәр дә  бер югары уку йортыннан икенчесенә күчү югары уку йортының лицензиясе бетү яки аның лицензиясе алыну белән бәйле булса, бер югары уку йортыннан икенчесенә күчү белем алу формасы, курс, белем алу нигезләре, шулай ук белем алу бәясе дә сакланып гамәлгә ашырыла.
Әгәр дә сез башка югары уку йортына үз теләгегез белән күчәсез икән, бу очракта үзегез күчәргә уйлаган  югары уку йорты җитәкчесе исеменә гариза язарга һәм анда зачет кенәгәсенең күчермәсен теркәргә кирәк булачак.
Әгәр дә сез югары белемне беренче тапкыр аласыз һәм анда бюджет урыннары булган дәүләт яки муниципаль югары уку йортына күчәргә планлаштырасыз икән, югары уку йорты сезгә килешү нигезендә түләүле урын тәкъдим итәргә тиеш түгел. 
Аннан соң аттестация уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча кайбер дисциплиналар буенча билгеләр яхшы булмаса яки уку планнары белән бәйле рәвештә өйрәнелмәгән планнар килеп чыккан очракта бу предметлар буенча имтихан-зачетлар бирелергә тиеш.
Аттестацияне уңышлы узган очракта югары уку йорты сезнең анда күчүегез буенча уңай карар кабул итә. Сезгә аттестацияне уңышлы узу турында белешмә алырга кирәк булачак.
Үзегез калдырып китә торган югары уку йортыннан китү кәгазен рәсмиләштерегез. Моның өчен башка уку йортына күчүегез сәбәпле сезне югары уку йортыннан җибәрүләрен һәм биредә уку чоры турында белешмә һәм бу уку йортына кергәндә биргән аттестатыгызны бирүләрен сорап гариза язарга кирәк булачак.
Яңа уку йортына аттестатны һәм белешмәне тапшырасыз. Шуннан соң югары уку йорты ректоры сезне бирегә кабул итү турында боерык чыгара. Әгәр дә түләүле урынга керәсез икән, югары уку йорты белән белем бирү хезмәтләрен күрсәтүгә килешү төзелә.
Әгәр дә сезгә академик бурычларны бетерергә кирәк икән, яңа уку йортына күчү турындагы боерыкта индивидуаль уку планын раслау турында язма кертелә, анда өйрәнелергә тиешле дисциплиналар, аларның күләме һәм имтиханнар, зачетлар сроклары күздә тотыла.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 301.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International