Тулай торакка урнашу тәртибе
 
Тулай торакта яшәүгә кем хокуклы
 
Тулай торак чит шәһәрләрдән килеп укучыларга исәпләнгән, әмма җирле абитуриентлар да, болай эшләү өчен игътибарга лаеклы сәбәпләре булган очракта,  анда яшәүгә дәгъва итә алалар. Алар тулай торакта буш урыннар булган очракта гына кертеләләр.
Беренче чиратта бүлмәләр студентларның түбәндәге ташламаларга ия булган төркеменә бирелә:
  • I һәм II группа инвалидлар;
  • балачактан инвалидлар;
  • ятимнәр;
  • әти-әниләре инвалид булган балалар;
  • күп балалы гаиләләрдән булган балалар;
  • тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар;
  • радиация һәм атом-төш катастрофаларыннан зыян күргән затлар;
  • хәрби бәрелешләрдә катнашучылар һәм хәрби бәрелешләр ветераннары.
Калган урыннар студентлар арасында конкурс нигезендә бүленә. Югары уку йортына имтиханнар тапшырып тормыйча гына керүчеләр (олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары) өстенлеккә ия булалар. Аннан соң БДИ һәм кереш имтиханнары билгеләре исәпкә алына. Нәтиҗәләр никадәр яхшырак, тулаөй торакта урынлы булу ихтималы да зуррак була.
Уку йортына түләүле нигездә кергән булсагыз да, тулай торактан урын алу мөмкинлеге бар. Әмма күп кенә уку йортларында түләүле бүлектә укучылар конкурста бары тик бюджет бүлегендә укучылар урнашып беткәннән соң урын калган очракта гына катнаша алалар. Тулай торак өчен түләү дә югарырак тариф буенча башкарыла.
Кайбер уку йортлары студентларның төрле категорияләре өчен билгеле бер күләмдә урыннар бүләләр. Урыннарны бүлү системасы һәм урыннар саны турындагы тулырак мәгълүматны уку йорты сайтыннан яки кабул итү комиссиясеннән сорарга була.
 
Тулай торакта урынны ничек алырга?
 
1. Югары уку йорты ректоры исеменә гариза языгыз
 
Июль-август башы. Кайбер югары уку йортларында тулай торак кирәклеге турындагы гаризаны укырга керү документларын тапшырганда ук бирергә кирәк. Кайбер уку йортлары исә бу нисбәттән үз кагыйдәләрен билгелиләр. Тиешле кәгазьләрне рәсмиләштереп бетерер өчен срокларны алдан ук ачыклагыз.
 
2. Документлар җыегыз
 
Август уртасы. Тулай торакка кереп урнашу өчен кирәк:
  • паспорт һәм аның күчермәсе (фото белән һәм прописка белән булган битләре);
  • гаилә составы һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы белешмә;
  • 2 фотосурәт (3 х 4 см);
  • ташламаларга ия булганда – ташламалар булуны раслый торган документларның төп нөсхәсе һәм күчермәсе (инвалидлык турындагы белешмә, ятимлек статусын раслаучы белешмә, һәм башкалар);
  • хәрби билет яки сез хәрби бурычлы булган очракта, тиешле документ;
  • 086у формасындагы медицина белешмәсе + флюроография;
  • медицина полисы.
Бу исемлек югары уку йорты төренә карап үзгәрергә дә мөмкин. Дөрес исемлекне уку йорты сайтына кереп карап яки кабул итү комиссиясеннән сорап белегез. Исемлектә медицина белешмәсе булса, аның төре ниндилеген ачыклагыз. Кайбер уку йортларында флюроографине генә сорыйлар, ә кайберләрендә анализлар һәм прививкалар белән булган тулы мәгълүматлы белешмә кирәк.
 
3. Тулай торакка урнашыгыз
 
Август ахыры. Килешүне имзалаганнар соң тулай торакның адресын һәм анда кереп яши башлау срокларын белегез. Урнаша башлау вакытына килеп җитәргә киңәш итәбез. Шулай эшләгәндә сезнең үзегезгә ошаган бүлмәне һәм булачак күршеләрегезне сайлау мөмкинлегегез булачак. ВУЗлар гадттә анда яшәгән өчен урнашканчы ук түләп куюны таләп итәләр.
 
Тулай торак өчен түләү тәртибе
 
Тулай торакта яшәгән өчен ай саен түләргә кирәк була. Әмма кайбер ВУЗларда яшәячәк барлык айлар өчен алдан түләп кую мөмкинлеге дә бар. Түләү биредә яшәгән өчен һәм торак коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр суммасыннан тора. Беренче сумма торак урын урнашкан төбәккә, торак урынның нинди хәлдә булуына һәм корпусларның тулылыгына бәйле. Коммуналь түләүләр хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән тарифлар нигезендә алына.
Студентларның ташламалы категориягә кергән өлеше түләүләрдән азат ителәләр (инвалидлар, ятимнәр, һ.б.). Коммерция бүлегендә укучы студентлар бюджет бүлегендә укучыларга караганда күбрәк түлиләр. Кайбер уку йортларында бишле билгеләренә генә укучыларга бүлмәләрдә бушлай яшәү хокукы бирелә.  
 
Әлеге бәягә ТКХөчен түләү керәме юкмы икәнлеген ачыклагыз.
pdf
Скачать текст
PDF, 203.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International