Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2025 елның 1 гыйнварыннан
31 декабренә кадәрге чорда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүләре турында
СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
|
Министрлык/ Ведомство |
Гражданнардан 2025 елда кергән барлык мөрәҗәгатьләр * |
Гражданнардан 2024 елда кергән мөрәҗәгатьләр
|
Язма булмаган мөрәҗәгатьләр (шәхси кабул итү барышында һәм телефон аша) |
Шул исәптән җитәкчеләр тарафыннан шәхсән кабул итү
|
Шул исәптән видеоконференцияләр системасы буенча кабул итү
|
Язма мөрәҗәгатьләр |
Шул исәптән Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән** |
Кире элемтә платформасы аша кергән*** |
Контрольгә алынган |
Урынга чыгып тикшерелгән |
Уңай хәл ителгән |
|
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
|
3402 |
2473 |
25 |
8 |
- |
3377 |
323 |
8 |
3402 |
- |
46 |
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2025 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә
АНАЛИЗ
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2025 елда гражданнардан 3402 мөрәҗәгать кергән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 27 % ка күбрәк (2473 мөрәҗәгать). Шулардан 3377се язма рәвештә, Интернет кабул итү бүлмәсе аша - 323 мөрәҗәгать, кире элемтә платформасы аша 8 мөрәҗәгать кергән.
Татар телендә 4 мөрәҗәгать кергән.
810 мөрәҗәгатькә җаваплар җибәрелгән, шулардан 46 мөрәҗәгать буенча уңай карар кабул ителгән, 764 мөрәҗәгатькә аңлатма бирелгән. 2401 мөрәҗәгать профильле оешмаларга җибәрелгән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлегенә бәйле 125 мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күрелгән. Җәмәгать судьялары аппаратлары эшенә караган 25 шикаять мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан кире алынган. Мәгълүмати характердагы 34 документ игътибарга алынды. Бүгенге көндә 7 мөрәҗәгать буенча эш алып барыла.
Тематик анализ күрсәткәнчә, 2025 елда мөрәҗәгатьләр саны профессиональ коллектор оешмаларының җәмәгать судьялары аппаратлары эшенә шикаятьләре хисабына арткан. Мондый мөрәҗәгатьләр саны - 2193, бу гомуми санның 35,5% тәшкил итә (2024 елда – 1317).
Юстиция, нотариат, адвокатура, прокуратура органнары эшенә шикаятьләр белән Министрлыкка 102 граждан мөрәҗәгать иткән, аларның 51е суд приставлары-башкаручылар эшенә шикаять белдергән (2024 елда - 85).
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары 33 мөрәҗәгать юллаган (2024 елда - 32).
Гражданар мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре белән, шул исәптән күзәтчелек һәм суд органнары, социаль өлкә учреждениеләре һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары белән килешмәү турында 122 мөрәҗәгать юллаганнар (2024 елда - 82).
Гавами хакимият органнары, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр, вазыйфаи затлар эшчәнлеге мәсьәләләре 74 мөрәҗәгатьтә күтәрелгән (2024 елда - шулай ук 74).
Артык тотылган яки түләнгән акчаларны кире кайтару турындагы гаризалар белән гражданнар 84 тапкыр мөрәҗәгать иткән (2024 елда - 58).
61 мөрәҗәгать “Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына кагылышлы (2024 елда - 8). Нигездә бу хуҗасыз хайваннарны эвтаназияләү турында закон кабул итүгә каршы булган гражданнар мөрәҗәгатьләре – 32 берәмлек. Җиргә булган хокукларны яклау һәм җир бәхәсләрен карау, җиргә хокукларның барлыкка килү мәсьәләләре 29 мөрәҗәгатьтә күтәрелә.
“Социаль өлкә” тематикасы буенча 220 мөрәҗәгать кергән (2024 елда - 272). Әлеге тематика буенча мөрәҗәгатьләр санының кимүе балигъ булмаганнар катнашында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирү турында гаризалар керүнең кимүе белән бәйле. 2025 елда мондый гаризалар 58 берәмлек булган (2024 елда – 88).
2025 елда җитәкчелек тарафыннан шәхсән 25 кеше кабул ителгән.
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт.
Министр һәм министр урынбасарлары гражданнарны расланган график нигезендә кабул итәләр:
Заһидуллин Р.И., министр – сишәмбе, 14:00 дән 18:00 гә кадәр;
Гомзик И.А., министрның беренче урынбасары – пәнҗешәмбе, 14:00 дән 18:00 гә кадәр;
Ибәтов М.М., министр урынбасары – җомга, 14:00 дән 18:00 гә кадәр;
Низамиев М.Ф., министр урынбасары – чәршәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр;
Боровков М.С., министр урынбасары – дүшәмбе, 14:00 дән 18:00 гә кадәр.
Гражданнардан Министрлыкка кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә, куелган мәсьәләләрнең тематикасын һәм Министрлык компетенциясен исәпкә алып, “Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә каралалар. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә җаваплар законнарда билгеләнгән срокларда җибәрелгән.