Туристлык иминлеге
 
Туристлык иминлеге дигәндә туристларның (экскурсантларның) иминлеге, аларның мөлкәтләренең сакланышы, шулай ук сәяхәтләр кылган чакта әйләнә-тирә мохиткә, җәмгыятьнең материаль һәм рухи кыйммәтләренә, дәүләт иминлегенә зыян салынмау аңлашыла.
Ростуризм туроператорларны, турагентларны һәм туристларны вакытлыча яшәячәк илдә (урында) туристлар иминлегенә янаган куркыныч турында мәгълүматлаштыра, шул исәптән дәүләтнеке булган массакүләм мәгълүмат чараларында тиешле белдерүләр биреп тә; балалар ялын һәм сәламәтлеген тәэмин итүне оештыру оешмаларында булган яки балигъ булмаган туристларның оешкан төркемендә булган балаларның туристлык маршрутларына һәм балаларны йөртү эшен оештыру тәртибенә, шулай ук дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарының мондый маршрутларның урыны, узу вакытлары һәм озынлыгы турында белдерү тәртибенә гомуми таләпләрне билгели.
Туристлар вакытлыча була торган илдә (урында) туристларның тормышларына һәм сәламәтлекләренә, шулай ук аларның мөлкәтләренә куркыныч яный торган хәлләр туган очракта турист һәм (яки) туроператор (турагент) туристлык продуктын гамәлгә ашыру турындагы килешүне суд тәртибендә өзүне яки аны үзгәртүне таләп итәргә хокуклы.
Инфекцияле авырулар белән авырып китү ихтималы зур булган илгә (урынга) барырга планлаштыручы туристлар халыкара медицина таләпләре нигезендә профилактика узарга тиешләр.
 
Туроператорлар һәм турагентларның бурычлары
 
Туристлык продуктын гамәлгә ашыру турында килешү төзегәндә туроператор, турагент туристка һәм (яки) заказчыга түбәндәгеләр турында дөрес мәгълүмат бирергә тиешләр:
  • вакытлыча яшәү өчен сайланган илгә керү һәм аннан чыгу кагыйдәләре турында, вакытлыча яшәү өчен сайланган илгә керү һәм аннан чыгу өчен виза булу мәҗбүрияте турындагы мәгълүматларны да кертеп;
  • вакытлыча яшәү өчен сайланган илгә керү һәм аннан чыгу өчен кирәкле төп документлар турында;
  • вакытлыча яшәү өчен сайланган илдә экстрен һәм кичектергесез медицина ярдәме өчен туристка үзенә түләргә туры килү турында, туристның иминият полисы булмаган очракта үлгән кешене (аның калдыкларын) кайтаруның үлгән кешене (аның калдыкларын) илгә кайтарырга теләүче исәбенә кайтарылуы, вакытлыча яшәү урыны итеп сайланган ил законнарындагы иминият шартларына карата таләпләр (мондый таләпләр булган очракта) турында;
  • туристның үз теләге белән килешү төзү шартлары турында иминләүче, яшәү өчен вакытлыча сайланган илдә экстрен һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү һәм аның өчен түләү, үлән кешене (аның калдыкларын) илгә кайтару эшчәнлекләрен иминләүче белән төзелгән килешүлр нигезендә гамәлгә ашыручы оешмалар турында, шулай ук, әгәр дә турист белән үз теләге белән иминләү килешүе туроператор, турагент тарафыннан иминләүче исеменнән төзелгән булса, иминләү очрагы тууга бәйле рәвештә (иминләүченең, башка оешмаларның урнашкан урыннары, элемтә өчен телефоннары турында) туристның мөрәҗәгать итү тәртибе турында;
  • сәяхәт кылган чакта турист очрашырга мөмкин булган куркынычлар турында;
  • таможня, чик буе, медицина, санитар-эпидемиологик һәм башка кагыйдәләр турында (сәяхәт кылыр өчен кирәкле күләмдә);
  • турист (экскурсант) вакытлыча яшәү урыны итеп сайлаган урында экстрен хәл туган очракта яки аның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, шулай ук туристның мөлкәтенә зыян килү куркынычы очрагында турист мөрәҗәгать итәргә мөмин булган Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының, Россия Федерациясенең дипломатик вәкилләре һәм консуллык учреждениеләренең урнашкан урыннары, почта адреслары турында;
  • туристлык продукты үз эченә ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар яки попечительләр озатуыннан башка гына балигъ булмаган туристларның оешкан төркемен алган очракта балигъ булмаган туристлар төркеме җитәкчесенең вакытлыча яшәү өчен сайланган илдә (урында) тукталган урынының адресы һәм элемтә өчен телефон номеры турында;
  • вакытлыча бара торган илнең (урынның) милли һәм дини үзенчәлекләре турында;
  • күчмә туристлык өлкәсендә экстрен ярдәм алу өчен туроператорлар берләшмәсенә мөрәҗәгать итү тәртибе турында;
  • сәяхәтнең башка үзенчәлекләре турында.
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 157.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International