Шенген визасы – 26 илдән торучсы Шенген зонасына керә торган илләргә бару өчен бирелә торган документ. Бу виза аның иясенә Шенген килешүендәге барлык илләр буенча иркенләп сәяхәт итү мөмкинлеген бирә. Визаның иң киң таралган төре сәяхәтчеләргә, илдән чыгып китү көненнән алып һәр алты ай өчен 90 көннән артмаган срокка бирелә. Шенген визасын алу өчен, әгәр дә ул кирәкле барлык документларны җыя һәм Шенген зонасында булган чакта үзен акчалата тәэмин итә ала икән, һәр кеше гариза бирә ала.
Әгәр дә әлеге зонадан берәр илгә бару планлаштырылса, әлеге илнең консуллыгына/илчелегенә мөрәҗәгать итү киңәш ителә. Шенген зонасының берничә иленә бару өчен иң озак тору планлаштырыла торган илнең консуллыгына/илчелегенә гариза бирергә кирәк.
Шенген визасын рәсмиләштерү өчен кирәк:
- тутырылган гариза формасы (Шенген зонасы илләренең илчелек/консуллык рәсми сайтларында урнаштырылган);
- чит ил паспорты. Документ әле кеше чит илдә булып кайтканнан соң да тагын 3 ай гамәлдә булырга тиеш, юкса виза бирелми;
- тутырылган анкета;
- 3,5*4,5 сантиметрлы стандарт ике фотосурәт. Фотолар төсле, ак фонда һәм яңа гына төшерелгән булырга тиеш;
- фирма бланкында һәм рус телендә (Россия гражданнары өчен) эш урыныннан бирелгән белешмә. Компаниянең юридик адресы, кеше турындагы тулы мәгълүматлар, вазыйфасы, эш стажы, булачак отпуск турындагы, оклады хакындагы мәгълүматлар мәҗбүри;
- гражданин паспортының барлык битләренең дә күчермәләре;
- медицина иминләве;
- түли алу сәләтен гарантияләү. Моңа гражданинның акчасы барлыгын дәлилләүче теләсә-кайсы документлар – банктан бирелгән өземтәләр, кредит карталары, күчермәләр һәм башкалар керә. Башка ил территориясендә яшәүче кешеләр белән туганлык мөнәсәбәтләре булса, аны раслаучы документ бирелергә тиеш.