Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) тәртип кагыйдәләре

2007 елның  25 апрелендә кабул ителгән
 01-01/21 номерлы
Татарстан Республикасы
юстиция министры боерыгы
белән расланды
 
 
 
Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы суд бинасында (урынында) ТӘРТИП КАГЫЙДӘЛӘРЕ
 
Бу Кагыйдәләр җәмәгать судьялары суд участоклары биналарына һәм аларда урнашкан урыннарга килгән вакытта гражданнарның тәртип нормаларын билгели һәм билгеләнгән тәртипне һәм җәмәгать судьяларының һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшен тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында (урыннарында) тәртип кагыйдәләре Россия Федерациясе территориясендә җәмәгать судьялары тарафыннан суд эшчәнлеген башкару процедурасын регламентлаштыручы законнарның нормалары нигезендә һәм гражданнарның суд яклавына конституциячел хокукын тулырак гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән.
 
 
 
1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР
 
1.1. Җәмәгать судьялары суд участогы бинасы яисә урыны дигәндә анда җәмәгать судьясы һәм аның аппараты хезмәткәрләре даими урнашкан һәм үзләренең хезмәт функцияләрен гамәлгә ашыра торган аерым бинаны (корылманы) яисә аның эчендәге урыннарның бер өлешен аңларга кирәк.
Суд урыннары исәбенә шулай ук суд участогының документларын һәм матди-техник кыйммәтләрен, суд делоларын саклау өчен билгеләнгән (эш башкару бүлеге һәм суд участогы архивы) урыннар һәм гомуми файдаланудагы урыннар (коридор, холлар, бәдрәфләр, баскычлар һ.б.) керә.
1.2. Җәмәгать судьясы суд участогы аның өчен эш урыны булып тормаган суд участогы бинасында (урынында) вакытлыча булган теләсә кайсы физик зат җәмәгать судьясы суд участогына килүче булып таныла.
16 яшькәчә балигъ булмаган затлар суд участогы бинасында (урынында) бары тик әти-әниләре (якын туганнары, опекуннары яки укытучылары) озатуында гына була алалар.
Билгеләнгән тәртиптә эшкә яраксыз яисә чикләнгән эшкә яраклы дип танылган затлар җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) бары тик якын туганнары, опекуннары, попечительләре озатуында гына була алалар.
1.3. Җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) билгеләнгән тәртип дигәндә түбәндәгеләрне регламентлаштыручы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары һәм башка хокукый актлары таләпләре җыелмасын аңларга кирәк:
а) вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру процедурасын;
б) җәмәгать судьясының конкрет суд эшләрен карап тикшерү белән бәйле булмаган һәм җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре эшчәнлеген;
в) җәмәгать урыннарында гражданнарның тәртип кагыйдәләрен.
1.4. Җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) җәмәгать тәртибен саклауны контрольдә тотуны җәмәгать судьясы, җәмәгать судьясы администраторы һәм җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре тормышка ашыра, һәм билгеләнгән тәртипне саклауга карата аларның законлы таләпләре судка килүчеләр өчен мәҗбүри булып тора.
1.5. Җәмәгать судьясы суд участогы бинасына (урынына) килүчеләргә мөнәсәбәттә җәмәгать тәртибен саклау һәм 1 бүлекнең 1.4. п.да санап кителгән затларның таләпләрен мәҗбүри үтәтү судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче суд приставларына һәм милиция хезмәткәрләренә йөкләнә.
1.6. Суд утырышын фотога төшерү, видеоязмага алу, радио һәм телевидение аша трансляцияләү җәмәгать судьясы рөхсәте белән рөхсәт ителә.
 
 
2. ҖӘМӘГАТЬ СУДЬЯСЫ СУД УЧАСТОГЫ БИНАСЫНА (УРЫНЫНА) КИЛҮЧЕЛӘРНЕҢ ХОКУКЛАРЫ
 
2.1. Суд участогына килүчеләр суд участогы бинасында (урынында), хезмәт урыннарын суд приставы, җәмәгать судьясы яисә аның аппараты хезмәткәре таләбе буенча төшке ял вакытында чыгып торып, Эчке тәртип кагыйдәләре белән билгеләнгән бөтен эш көне дәвамында булырга хокуклы. Килүчеләрнең җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) булуы эш вакытыннан тыш рөхсәт ителми. 
2.2. Җәмәгать судьясы суд участогына килүчеләр җәмәгать судьясына, суд участогы канцеляриясенә кабул итүгә шәхесне таныклаучы документларны күрсәтеп, дәгъва гаризасы, шикаять һәм бүтән документлар бирү өчен дә, андыйларны алу өчен дә җәмәгать судьясы билгеләгән кабул итү көннәрендә һәм сәгатьләрендә килергә хокуклы. Суд участогына башка торак пунктлардан килгән гражданнар эш көне дәвамында кабул ителәләр.
 2.3. Суд участогына килүчеләр сдендларда суд документлары үрнәкләре белән урнаштырылган мәгълүматтан файдаланырга, шулай ук әлеге җәмәгать судьясы каравындагы теге яки бу суд эшләрен карап тикшерү көне һәм вакыты турында мәгълүмат алырга хокуклы.
2.4. Суд участогына килүчеләр җәмәгать судьясы тарафыннан теге яки бу суд эше карап тикшерелгәндә - суд процессында катнашучылар сыйфатында, ә буш урыннар булганда күзәтүчеләр сыйфатында суд утырышы залында булырга хокуклы, әгәр суд утырышы җәмәгать судьясы тарафыннан ябык дип игълан ителмәгән булса яки катнашучылар саны чикләнгән булу белдерелмәгән булса.
        2.5. Җәмәгать судьясы тарафыннан суд тикшерүе процедурасына җәлеп ителгән затлар арасыннан җәмәгать судьясы суд участогына килүчеләр гомуми хокуклардан тыш процессуаль хокукларга да ия, аларны дело буенча рәислек итүче җәмәгать судьясы яисә аның аппараты хезмәткәре аңлатып бирәләр.
 
 
 
3. ҖӘМӘГАТЬ СУДЬЯСЫ СУД УЧАСТОГЫ БИНАСЫНА (УРЫНЫНА) КИЛҮЧЕЛӘРНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ
 
3.1. Килүчеләр түбәндәгеләргә бурычлы:
–суд приставы таләбе буенча техник чаралар кулланып тикшерү үтәргә, аларга тикшерү өчен паспорт яки шәхесне таныклаучы бүтән документны, шулай ук кулдагы әйберләрне (хатын-кыз сумкалары, портфельләр, папкалар, пакетлар һ.б.ш.) күрсәтергә;
– җәмәгать судьясы суд участогы эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен һәм җәмәгать урыннарында тәртип нормаларын сакларга;
– җәмәгать судьясына, аның аппараты хезмәткәрләренә, суд приставларына һәм суд участогының башка килүчеләренә ихтирамсыз мөнәсәбәт белгертүгә юл куймаска;
– җәмәгать судьясының, аның аппараты хезмәткәрләренең һәм суд приставларының законлы таләпләрен һәм карарларын үтәргә;
–җәмәгать судьясының, аның аппараты хезмәткәрләренең һәм суд приставларының үз хезмәт вазыйфаларын тиешенчә башкаруга комачауламаска;
–җәмәгать судьясында һәм суд участогының эш башкару бүлегендә кабул итү вакытында чиратлылыкны сакларга (дәүләт учреждениеләрендә чиратсыз хезмәт күрсәтелү хокукы бирелгән затлардан тыш);
–суд утырышы секретаренә хәбәр итү (чакыру) кәгазендә күрсәтелгән бүлмәгә суд утырышы башланганга кадәр мөрәҗәгать итеп, суд процессында катнашучы сыйфатында чакырылуы буенча килүе турында хәбәр итәргә;
–чакыру кәгазе буенча судка анда күрсәтелгән вакытка килергә;
–җитди сәбәпләр аркасында суд утырышына вакытында (суд утырышы башланганга кадәр) килү мөмкин булмаган очракта, суд утырышы секретаренә аклаучы документ (авыру турында кәгазь, командировка таныклыгы һ.б.ш.) күрсәтергә;
–җәмәгать судьясы рөхсәтеннән башка суд утырышыннан үз белдеге белән китмәскә;
–суд утырышы залына чакырылганга кадәр җәмәгать судьясы, суд приставы яисә суд утырышы секретаре күрсәткән урында булырга;
–җәмәгать судьясы суд участогы мөлкәтенә саклык белән карарга, җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) чисталык, тынычлык һәм тәртип сакларга.
3.2. Җәмәгать судьясы суд участогы бинасына (урынына) килүчеләргә түбәндәгеләр тыела:
–хезмәт урынында яки суд утырышы залында җәмәгать судьясының яки аның аппараты хезмәткәренең рөхсәтеннән башка булу;
–конвоирланган затларны тоту өчен билгеләнгән урыннар янында булу;
–җәмәгать судьясы суд участогы бинасыннан (урыныннан) танышу өчен бирелгән документларны алып чыгу;
–суд документлары үрнәкләрен стендлардан алу, шулай ук анда шәхси характердагы белдерүләр урнаштыру;
–җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) алкогольле, наркотиклы һәм токсинлы исерү хәлендә булу; җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) спиртлы эчемлекләр эчү;
– җәмәгать судьясы суд участогы бинасына (урынына) ату һәм салкын корал, кадый торган предметлар һәм шартлаткыч матдәләр, спиртлы эчемлекләр алып килү;
– җәмәгать судьясы суд участогы бинасына (урынына) бик зур, күләмле әйберләр алып килү;
–әйберләрне, сумкаларны, пакетларны һ.б.ш. караучысыз калдыру;
– җәмәгать судьясы суд участогы бинасында (урынында) тәмәке тарту.
 
4. СУД УТЫРЫШЫНДА ГРАЖДАННАР ТӘРТИБЕ
 
4.1. Гражданнар суд утырышы залына җәмәгать судьясы залга кергәнгә кадәр суд утырышы секретаре тарафыннан кертелә.
4.2. Суд утырышы башланганнан соң залга керү һәм залдан чыгу тыела. Чыгарылмалар бары тик җәмәгать судьясы рөхсәте белән генә була.
4.3. Җәмәгать судьясы кергәндә һәм чыкканда суд утырышы залындагы һәркем торып баса.
4.4. Процессның һәрбер катнашучысы судка мөрәҗәгатен, җавапларын һәм белдерүләрен аягүрә бирә.
4.5. Процессның һәрбер катнашучысы, шулай ук суд утырышы залындагы барлык гражданнар да җәмәгать судьясы һәм процессның башка катнашучылары гамәлләренә кысылырга, суд тикшерүен үткәрүгә сораулары, сүзләре белән комачауламаска, җәмәгать тәртибен бозуга юл куймаска тиеш.
4.6. Процессның һәрбер катнашучысы, шулай ук суд утырышы залындагы барлык гражданнар да суд утырышында тәртипне үтәү турында җәмәгать судьясының таләпләрен һәм карарларын бер каршылыксыз үтәргә тиеш.
4.7. Суд утырышы тәмамланганнан соң, залдагы гражданнар залдан җәмәгать судьясы чыкканнан соң гына чыгалар.
4.8. Суд утырышы залына түбәндәгеләр кертелми:
– 16 яше тулмаган затлар, әгәр алар эш буенча шаһитләр яки зыян күрүчеләр булмасалар (бәхәсле очракта зат тарафыннан секретарьгә паспорт яки шәхесен таныклаучы башка документ күрсәтелергә тиеш);
– пычрак яки буялта торган кием яки аяк киеме кигән затлар;
– үзләре белән бик зур әйберләре (чемоданнар, хуҗалык сумкалары һ.б.ш.) булган затлар);
–яннарында хайваннар булган затлар.
 
 
5. ҖӘМӘГАТЬ СУДЬЯСЫ СУД УЧАСТОГЫ БИНАСЫНА (УРЫНЫНА) КИЛҮЧЕЛӘРНЕҢ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ
 
 
5.1. Җәмәгать судьясы суд участогы бинасына (урынына) килүчеләр бу Кагыйдәләрнең 3 бүлегендәге таләпләрне бозган очракта, җәмәгать судьясы, суд приставлары һәм җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре бозучыларга кисәтүләр ясый, шулай ук 1999 елның 3 августында Россия Федерациясе юстиция министры карары белән расланган 226 номерлы  “Суд эшчәнлекләренең билгеләнгән тәртибен һәм башкарма эшчәнлектә катнашуын тәэмин итү бурычларын башкарганда суд приставларының вазыйфаи затлар һәм гражданнар белән багланышларында суд приставлары тарафыннан суд рәисләре, судьялар, суд утырышында рәислек итүчеләр карарлары үтәлү тәртибе турында кулланма”ның 2.4 пунктында каралган чаралар куллана алалар:
Судприставлары түбәндәге хокукларга ия:
“Суд приставлары турында” Федераль законда каралган очракларда һәм тәртиптә физик көч, махсус чаралар һәм ату кораллары куллану;
суд рәисе, судья яки рәислек итүче зат күрсәтмәсе буенча суд утырышында тәртип бозучы затларны суд утырышы залыннан чыгару;
суд бинасында җәмәгать тәртибен бозуга китергән затларны кулга алу, административ хокук бозу турында беркетмә төзү, ә зарур очракларда - аларны эшке эчләр органнарына тапшыру.
5.2. Судка килүчеләрнең гамәлләрендә административ хокук бозу билгеләре, шул исәптән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 17.3 ст.да каралган билгеләр булганда, гаепле затлар билгеләнгән тәртиптә түбәндәге административ җаваплылыкка тартыла алалар:
–“Судта билгеләнгән кагыйдәләрне боза торган гамәлләрне туктату турында судьяның законлы күрсәтмәсен үтәмәү 5 тән 10 га кадәр минималь хезмәт түләве зурлыгында административ штраф салуга яки 15 көнгә кадәр административ кулга алуга китерә”.
––“Судта билгеләнгән кагыйдәләрне боза торган гамәлләрне туктату турында суд приставының законлы күрсәтмәсен үтәмәү 5 тән 10 га кадәр минималь хезмәт түләве зурлыгында административ штраф салуга китерә”.
5.3. Судка килүчеләр тарафыннан җинаять җаваплылыгына китерә торган, шул исәптән РФ ҖКның 294-298 ст.да каралган гамәлләр башкарылган очракта, гаепле затлар билгеләнгән тәртиптә җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш:
–“РФ ҖКның 297 ст. Судны хөрмәт итмәү:
-суд тикшерүендә катнашучыларны хурлауда чагылган судны хөрмәт итмәү 80 мең сум яки хөкем ителгәннең 6 айга кадәр хезмәт хакы зурлыгында яки бүтән кереме зурлыгында штраф белән, яисә 180 нән алып 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш белән, я икедән дүрт айга кадәр кулга алыну белән җәзалана;
–судьяны, антлы утырышчыны, хөкем чыгаруда катнашучы бүтән затны хурлауда чагылган шул ук гамәл ике йөз мең сумга кадәр зурлыкта яки хөкем ителгәннең 18 айга кадәр хезмәт хакы яки бүтән кереме зурлыгында штраф белән, яисә 1 дән 2 елга кадәр вакытка төзәтү эшләре, я дүрттән алты айга кадәр кулга алыну белән җәзалана».
5.4. Суд участогы мөлкәтен һәм андагы матди-техник кыйммәтләрне махсус юк итү яки зарарлау очрагында, гаепле затларга административ яисә җинаять җаваплылыгы белән беррәттән гамәлдәге законнар нигезендә мөлкәткә китерелгән зыянны каплау бурычы йөкләнә.
5.5. Җәмәгать судьясы янына җитди сәбәпләрсез килми калу очрагында шикле, гаепләнүче, шулай ук зыян күрүче һәм шаһит мәҗбүри китерелергә мөмкин (РФ ҖПКның 113 ст.).
5.6. Суд утырышында тәртип бозганда, җәмәгать судьясының яки суд приставының карарына буйсынмаганда, суд залындагы кешегә мондый тәртипсезлекнең рөхсәт ителмәве турында кисәтү ясала, яисә ул суд утырышы залыннан чыгарыла, я аңа РФ ҖПКның 117 һәм 118 ст.да билгеләнгән тәртиптә акча түләтелә. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 17 гыйнвары, 14:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International