Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы
21.11.2017

Бөтендөнья бала көнен  уздыру көне дип билгеләнгән 20 нче ноябрьдә Россия Федерациясе территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.

Бу көнне Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларны яклауга, опеканың юридик аспектларына һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балаларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга һәм ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасындагы затларга,   ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләргә, балаларны уллыкка-кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырыла(чаралар исемлеге).

Казан шәһәрендә күрсәтелгән төркемнәргә түләүсез юридик ярдәм 2017 елның 21 ноябрендә Казан шәһәре Павлюхин урамы, 57 йорт, 1 корпус адресы буенча урнашкан “Халыклар дуслыгы йортында” иртәнге 10.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.

“Павлюхин” җәмәгать транспорты тукталышына 4, 5, 25, 31, 37, 43, 68, 71, 77 нче автобуслар белән барып җитәргә була.

Чарада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокатлык һәм Нотариаль палаталары, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм опека һәм попечительлек идарәсе вәкилләре катнаштылар.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.

 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International