Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашындагы “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлары турында” видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы
29.01.2018

Уздырылу көне, урыны: 2018 елның 29 гыйнвары, 10.00 сәгатьтә башлана.
Уздырылу урыны: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конференцияләр залы (Казан, Кремль ур., 16 йорт, 2 этаж)
 
Коллегиядә катнашалар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе;
Татарстан Республикасы Югары суды рәисе;
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләре;
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре;
башкарма хакимиятнең федераль органнарының республика органнары һәм территориаль органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре;
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе;
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
Татарстан Республикасы Бала хокулары буенча Вәкаләтле вәкил;
суд органнары, прокуратура вәкилләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары;
җәмәгатьчелек вәкилләре;
видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы башкарма комитетлары җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары вәкилләре.
 
Коллегиядә чыгыш ясыйлар:
1. Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Татарстан Республикасы юстиция министры “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында” темасына доклад белән;
2. Гафаров Роман Фәһим улы, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары  “Татарстан Республикасы җәмәгать судларының 2017 елдагы эшчәнлеге турында” темасына доклад белән;
3. Гарифуллин Азат Харис улы, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы (видеоконференцэлемтә буенча) “Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлеге турында” (татар телендә) ” темасына доклад белән;
4. Сафронова Алевтина Юрьевна, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вице-президенты “Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге” темасына доклад белән;
5. Мөхәммәтшин Фәрид Хәйрулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International