“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге” мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы
29.05.2013

Уздыру урыны: Казан шәһәре, Кремль ур. , 16, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Актлар залы

Коллегиядә чыгыш ясадылар:
1. Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы – Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы. “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында” нотык;
2. Аверьянова Эльмира Мәҗит кызы – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы. “Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый актларының регистрын алып баруның актуаль мәсьәләләре турында” мәгълүмат;
3. Хәйруллина Раушан Нур кызы - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары.

Коллегия утырышына Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары (видеоконференцэлемтә режимында);
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылды.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгышында 2012 елда һәм 2013 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру буенча Министрлык эшенең йомгаклары чагылдырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз компетенциясе чикләрендә җирле үзидарә органнары белән аларның эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү буенча хезмәттәшлекне оештыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.
Аерым алганда, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүгә бәйле мәсьәләләр буенча Министрлык җирле үзидарә органнарыннан һәм аларның вазыйфаи затларыннан документлар һәм мәгълүмат соратып ала һәм җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкару мәсьәләләре буенча оештыру-методик ярдәм күрсәтә. Министрлык – административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт вәкаләтләрен башкаруны тикшереп торуны гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.04.2012 N 317 карары нигезендә Министрлык Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген оештыру ягыннан һәм матди-техник яктан тәэмин итә, шулай ук аның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы бүтән гамәлләрен профилактикалау, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини оешмалар башка оешмалар һәм гражданнар белән хезмәттәшлеген тәэмин итә.
Юстиция министрлыгы үз вәкаләтләре буенча Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару белән шөгыльләнә ; Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре реестрын раслый һәм алып бара, Татарстан Республикасы Административ -территориаль берәмлекләре реестрын алып бара.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International