Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Көне
28.04.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәме якынлашкан көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә 2015 елның 28 апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Көне үткәрелә.

Чара Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында уздырыла. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәү, кадастра һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча медико-социаль экспертиза Баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы буенча кулланучылар ихтыяҗын һәм кеше иминлеген саклау сферасын күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе, җирле үзидарә органнары, прокуратура, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре, медиаторлар катнаша.

Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына иртәнге 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57нче йорт, 1нче бүлмә) түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77нче автобуслар белән “Павлюхин” җәмәгать транспорты тукталышына кадәр барырга кирәк.

Башка муниципаль берәмлекләрдә консультация үткәрү урыннары исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Түләүсез юридик ярдәм» бүлегендә урнаштырылган.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International