Өйләнешү һәм гаилә институтының саклануына һәм үсешенә юнәлтелгән федераль закон инициативасы әзерләү
26.08.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның никах һәм гаилә институтының саклануына һәм үсешенә, аерылышучылар санының киметелүенә юнәлтелгән чаралар кабул итү турындагы йөкләмәсе буенча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын язу идарәсе белән берлектә, Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән федераль законнар инициативасы әзерли.

Закон проектының концепциясе аерылышу вакытын ЗАГСта бер айдан өч айга кадәр арттыру, суд белән аерылышкан очракта өч айдан алты айга кадәр арттыруны күзаллый; читтән торып аерылышу (ягъни, суд утырышына җавап тотучы килмәгән очракта) булмаска тиеш.

Балигъ булмаган балаларның мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән, закон проекты балалары булган гаиләләрне психологлар белән татулаштыру чараларын билгели.

Әлеге үзгәрешләр гаиләне ныгытыр, аерылышканда балалар мәнфәгатен һәм хокукларын саклар дип уйланыла. Статистик мәгълүматларга караганда, иң катлаулы чоры дип яшь гаиләнең беренче биш еллыгы санала. Аерылышу очракларының 36 % шушы вакытка туры килә, бу сан яшьләрнең кайда яшәвенә бәйле түгел, саннар муниципаль районнарда да, шәһәрләрдә бер чама.

Уйлап бетермичә, эмоцияләр тәэсирендә аерылышуларның күплеген истә тотып, еш кына моның тәҗрибәсезлек нәтиҗәсе булуын күзаллап, закон проекты аерылышу турында карарга килер алдыннан кат-кат уйларга этәрә.

Закон проекты тиешле тәртиптә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасында законнар инициативасы булып каралсын өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International