Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чара уздыруны килештерү

Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы,

шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чараларны уздыруны

килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында мәгълүмат

 

 

 

1. Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә административ регламентны (алга таба – Регламент) Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык алдындагы чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең (алга таба – дәүләт хезмәте) стандартын һәм тәртибен билгели.

2. Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба - Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.

Министрлык урнашкан урын: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт.

Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала көн саен, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Мөрәҗәгатьләр дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр кабул ителә.

 Җәмәгать транспорты белән “Университет” тукталышына кадәр килергә: 10, 10а, 30, 35, 35а, 54, 63, 91, 98 нче автобуслар; 2, 3, 5, 7, 8 нче троллейбуслар.

Бинага керү пропуск яки шәхесне ачыклаучы документ буенча.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм бүлеге (алга таба – Бүлек) телефоннары: (843) 223-11-67; (843) 223-06-47.

Министрлыкның “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – “Интернет”) рәсми сайты адресы http://minjust.tatarstan.ru, электрон почта адресы: minjust@tatar.ru.

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

2004 елның 19 июнендәге “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында” 54-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 2004, № 25, ст.2485, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –54-ФЗ номерлы федераль закон);

2010 елның 27 июлендәге “Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 2010 елның 2 августыннан, № 31, 4179 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - № 210-ФЗ номерлы федераль закон);

2011 елның 6 апрелендәге “Электрон имза турында” 63-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 11.04.2011, № 15, 2036 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –63-ФЗ номерлы федераль закон);

1995 елның 24 ноябрендәге “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” 181-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 27.11.1995, № 48, 4563 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –181-ФЗ номерлы федераль закон);

Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” № 601 номерлы Указы (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 07.05.2012, № 19, 2338 бит (алга таба - № 601 номерлы Указ);

 “Гражданнарның Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыруга шартлар тудыру турында” 2012 елның 25 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2012, № 12 (II өлеш), 1883 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 22 февралендәге “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сораулары” № 68 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция    Министрлыгы турындагы нигезләмәсе (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары җыелмасы, 2006, № 10, 0272 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 68 номерлы карары белән расланан Нигезләмә) тарафыннан расланган;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру буенча вәкаләтле органы турында” 2013 елның 24 июнендәге 436 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары җыелмасы, 09.07.2013, № 51,1658 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 436 номерлы карары);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкәрләр), ачыкланган мәдәни мирас объектлары территорияләрендә халык белән чара үткәрү тәртибен раслау турында” 2013 елның 4 декабрендәге 953 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары җыелмасы, 13.12.2013, № 92, 3039 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 953 номерлы карары);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 ноябрендәге “Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелүнең административ регламентын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” № 880 номерлы карары (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 880 номерлы карары) (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары җыелмасы, 2010, № 46, 2144 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып).

 

4. Дәүләт хезмәте атамасы:

Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округларында халык белән чаралар уздыруны килештерү (54-ФЗ номерлы Федераль законның 7, 12 статьялары).

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы:

Халык белән чараны уздыруны килештерү турындагы яки халык белән чараны уздыруны килештерүдән баш тарту турындагы Татарстан Республикасы юстиция министры карары белән рәсмиләштерелгән карар (54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы).

6. Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген дә исәпкә алып, дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору вакыты: халык белән чара уздыру турында гариза алынган көннән өч эш көне дәвамында. Халык белән чара мәдәни мирас  объекты территориясендә уздырылган очракта -  гариза алынган көннән дүрт эш көне дәвамында.

Гариза бирүче тарафыннан 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен һәм белдерү бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртибен бозуны бетергәннән соң халык белән чара оештырылуга өч календарь көн кала бирелгән белдерү мондый белдерү теркәлгән көннән ике календарь көн дәвамында карала. Әгәр дә чарага кадәр өч көннән кимрәк вакыт калган булса, халык белән чараны оештыручы башка дата тәкъдим итәргә тиеш, аннан соң гариза халык белән чараны уздыру датасы үзгәрү турындагы хат теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә карала.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакытын туктатып тору Россия Федерациясе законнары белән каралмаган.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны тапшыру дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен рәсмиләштерү һәм теркәү гамәлгә ашырылган көнне башкарыла.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны гаризада күрсәтелгән ысул белән (почта аша, электрон адреска) юллау дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен рәсмиләштерү һәм теркәү гамәлгә ашырылган көнне башкарыла  (91-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы).

7. Дәүләт хезмәте, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә күрсәтелергә тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шулай ук электрон формада, аларны бирү тәртибе (54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы; 91-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы):

Халык белән чара уздыру турында белдерү үз эченә түбәндәге мәгълүматларны ала:

1) халык белән чараның фикер алышуга чыгарылган мәсьәләнең һәм (яки) мондый чараны уздыруга сәбәп булып торучы вакыйганың төгәл формулировкасы белән булган максаты;

2) халык белән чара формасы – аны уздыру өчен 54-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә белдерү таләп ителә торган митинг, демонстрация, урам йөреше яки пикет яки бу формаларның төрле катнашмалары формасындагы акция;

3) халык белән чара уздыру урыны (урыннары), катнашучыларның хәрәкәт маршрутлары, ә халык белән чара транспорт чараларын кулланып башкарылган очракта, транспорт чараларын файдалану турындагы мәгълүмат. Транспорт чараларын файдалану турындагы мәгълүматдигәндә файдалану планлаштырыла торган транспорт чараларының гомуми саны, маршрутның озынлыгын, башлану һәм тәмамлану нокталарын, транспорт чарасының уртача хәрәкәт тизлеген дә кертеп, аларның хәрәкәт маршрутлары аңлашыла;

4) халык белән чара уздырылу көне, башлану һәм тәмамлану вакыты;

5) халык белән чарада катнашуга тәкъдим ителгән катнашучылар саны;

6) халык белән чараны оештыручының җәмәгать тәртибен саклауны оештыруы формасы һәм алымнары, халык белән чараны уздыру шартлары һәм анда катнашачак халык саныннан чыгып медицина ярдәмен оештыруы, халык белән чараны уздырганда тавыш көчәйткеч техник чаралар куллану нияте;

7) халык белән чараны оештыручының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме яки тулы аталышы, аның тору яки яшәү урыны яки урнашкан урыны турында мәгълүмат, кәрәзле телефон номеры һәм электрон почта адресы. Халык белән чараны оештыручы булып сәяси партияләр, башка иҗтимагый берләшмәләр һәм дини берләшмәләр, аларның төбәк бүлекләре һәм башка структур бүлекчәләре торган очракта белдерүдә халык белән чараны оештыруга җитәкчелек итүчегә яки аның законнар нигезендә билгеләнгән вәкаләтле затына мөнәсәбәттә әлеге пункт белән билгеләнгән мәгълүматлар бирелә;

8) халык белән чараны оештыручы тарафыннан чараны оештыру һәм уздыру буенча эшләрне башкаруга вәкаләт бирелгән затларның, тавыш көчәйткеч техник чаралар өчен җаваплы затларның, медицина ярдәме күрсәтүче затларның фамилияләре, исемнәре һәм әтиләренең исемнәре, аларның кәрәзле телефон номерлары, элекрон почталары адреслары;

9) халык белән чара уздыру турында белдерү бирү көне.

Халык белән чараны 54-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясында билгеләнгән принциплар нигезендә уздыру турындагы белдерү халык белән чараны оештыручы һәм халык белән чараны оештыручы тарафыннан чараны оештыру һәм уздыру буенча эшләрне башкаруга вәкаләт бирелгән затлар тарафыннан имзалана.

Белдерү халык белән чараны уздыручы тарафыннан шәхсән яки аның вәкиле тарафыннан язма формада бирелә.

 

Белдерүне биргәндә түбәндәге документлар да кушып бирелә:

 1) Россия Федерациясе гражданины паспорты яки шәхесне ачыклаучы башка документ (оештыручы физик зат булса) яки юридик затның теркәлүе турында дәүләт теркәве таныклыгы (оештыручы юридик зат булса);

2) халык белән чараны оештыручы исеменнән чыгыш ясаучы затның вәкаләтләрен раслаучы документлар (вәкилләр өчен).

Белдерү бланкын халык белән чараны оештыручы Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

 Белдерү һәм аңа кушып бирелә торган документлар халык белән чараны оештыручы тарафыннан түбәндәге алымнарның берсе белән кәгазь вариантта тәкъдим ителергә (юлланырга) мөмкин:

шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә гариза бирүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан);

 почта аша.

Белдерү һәм документлар (документларның күчермәләре) Министрлыкка 63-ФЗ номерлы һәм 210- ФЗ номерлы Федераль законнар таләпләре нигезендә квалификацияле электрон имза куелган электрон документлар рәвешендә дә юллана ала.

 

8. Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен документларны кабул итеп алудан баш тарту өчен җирлек булып тора (54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы):

1)  гариза 54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы таләпләренә җавап бирмәгәндә;

2) халык белән чараны оештыручы яки аның вәкиле әлеге Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә административ регламентның 2.5 пунктында санап кителгән документларны тапшырмаганда.

9. Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә.

10. Кичектергесез һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү кирәкми.

11. Дәүләт хезмәтен алучылар Министрлыкның, шулай ук Министрлыкның урындагы затларының яки Министрлыкның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәрге тәртиптә - Министрлыкка шикаять белдерергә хокуклылар. Дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә министр тарафыннан кабул ителгән карарларга шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән мөрәҗәгать итә ала, шул исәптән түбәндәге очракларда:

1) мөрәҗәгать итүченең гаризасын теркәү срогы бозылганда;

2) дәүләт хезмәте күрсәтү срогы бозылганда;

3) мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган документлар таләп ителгәндә;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясе норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылган документларны мөрәҗәгать итүчедән кабул итеп алудан баш тартканда;

5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр баш тартуга нигезләр федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә күздә тотылмаса;

6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган түләү таләп иткәндә;

7) Министрлык, аның урынбагы заты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартканда яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозганда;

8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

10) дәүләт хезмәтен күрсәткәндә гариза бирүчедән документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда аларның булмавы һәм (яки) дөрес түгеллекләре күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле булган, яки дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта кирәкле булган документлар яки мәгълүмат таләп итү, «Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында» 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 1 өлешнең 4 пунктында каралган очраклардан тыш.

___________________________________________

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 июле, 11:11

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International