1986 елның 29 апрелендә Казан шәһәрендә туган.
2008 елда Казан дәүләт университетытының юридик факультетын тәмамлаган һәм аспирантурага укырга кергән.
2011 елда, кандидатлык диссертациясен яклап, аспирантураны тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге:
2006 елдан алып 2009 елга кадәр «Татарстан балык хуҗалыгы» җитештерү берләшмәсе» ДУПдә юрист вазыйфаларында (2006-2008), аннары – юридик бүлек башлыгы (2008-2009) булып эшләгән.
2011-2014 - Татарстан Республикасы Прокурорының Татарстан Республикасы вәкиллекле (закон чыгару) һәм башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек буенча ярдәмче вазыйфасын үтәгән;
2014-2017 - Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары;
2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры итеп билгеләнгән.
Бүләкләре:
2015 елда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте;
2016 елда - «2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале;
2018 - «100 лет ВЧК КГБ ФСБ» истәлекле медале;
2019 елда - Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы;
2019 елда - Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасының Мактау грамотасы;
2020 елда - Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Мактау грамотасы;
2020 елда - Татарстан Республикасы Конституция Судының Рәхмәт хаты;
2020 елда - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты;
2021 елда - «Татарстан Республикасында Профсоюз алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе;
2021 елда - «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» мактаулы исеме;
2021 елда - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы;
2022 елда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты;
2022 елда - Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең «Социаль партнерлык өчен» күкрәк билгесе;
2023 елда - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең «ТАССР Үзәк сайлау комиссиясенең беренче составы төзелүгә 100 ел» истәлекле медале;
2024 елда - Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты;
2025 елда - Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Рәхмәте.
Өйләнгән. Өч баласы бар.