1981 елның 19 февралендә Казан шәһәрендә туган.
2003 елда И.Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
2003-2005 - Казан шәһәре администрациясе каршындагы төзекләндерү, чисталыкны һәм тәртипне тәэмин итү шәһәр махсус фондының 1 категорияле белгече;
2005-2006 - Казан шәһәрен тышкы яктан төзекләндерү объектларын агымдагы карап тоту һәм үстерү департаментының әйдәп баручы белгече;
2006-2010 - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының башкарма комитет идарәсе җитәкчесе йөкләмәләренең үтәлешен контрольдә тоту бүлегенең баш белгече;
2011-2012 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү идарәсенең баш советнигы;
2012-2015 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү идарәсенең контроль бүлеге башлыгы;
2015-2024 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү идарәсе башлыгы урынбасары;
2024 елның 7 августыннан - Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфасында.
Бүләкләре:
2014 елда - «2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале;
2015 елда - «Казан шәһәрендә 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале;
2019 елда - Россия Федерациясе спорт министры Рәхмәте;
2019 елда -Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте;
2021 елда - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
2021елда - Казан шәһәре Мэры Рәхмәте;
2022 елда - Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (истәлекле);
2022 елда - ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең Рәхмәт хаты;
2025 елда - Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Рәхмәт хаты;
2026 елда - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты.
Өйләнгән. Ике баласы бар.