1961 елның 8 апрелендә Татарстан АССРның Тәтеш районы Түбән Тархан авылында туган.
Югары белемле. 1990 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик мәктәбен читтән торып тәмамлый (белгечлеге - хокук белеме).
Программалар буенча профессиональ әзерлеге:
2008 – «Дәүләт һәм муниципаль үзидарә нигезләре» (белгечлеге - дәүләт һәм муниципаль үзидарә менеджменты);
2015 – «Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә»;
2017 – «Россия Федерациясе субъектларында мобилизацион әзерлек»;
2018 – «Цифрлы трансформация».
Хезмәт эшчәнлеге:
1980 – 1982 елларда Кораллы көчләрдә хезмәт итә.
1982 елдан алып 2001 елына кадәр ТР ЭЭМның эчке эшләр органнарында хезмәт итә.
1997-1998 елларда Балык Бистәсе Татарстан Республикасы РЭЭБ башлыгы.
1998-2001 – Татарстан Республикасы Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы;
2001 – 2005 елларда Халык депутатларының Тәтеш районы Советы рәисе урынбасары.
2006 – 2011 елларда Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы вазыйфасын били.
2012-2013 – Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы;
2013 елның 31 декабреннән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары.
Бүләкләре:
1990 – 3 нче дәрәҗәдәге «Тырыш хезмәт өчен» медале;
1990 – 2 нче дәрәҗәдәге «Тырыш хезмәт өчен» медале;
2003 елда – «Бөтенроссия халык санын алудагы хезмәтләре өчен» медале;
2005 елда – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
2006 елда – «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» РФ ОМ медале;
2006 елда – «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале;
2009 – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты;
2010 – «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел» юбилей медале;
2011 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты;
2011 елда - Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
2011 елда – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
2014 елда – «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале;
2015 елда – «2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале;
2016 елда «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дәрәҗәле исеме;
2018 елда – «Татарстан Республикасында Профсоюз алдындагы казанышлары өчен» көмеш мактау билгесе;
2020 елда – «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале.
2020 елда – «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе;
2021 елда – Профсоюзлар үзәк комитетының Мактау грамотасы;
2021 елда – Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы;
2022 елда – «За содействие» медале;
2026 елда – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
2026 елда – 2025 елгы һөнәри эшчәнлек йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде;
2026 елда – «Татарстан Республикасында Профсоюз алдындагы казанышлары өчен» алтын мактау билгесе.
Өйләнгән. Өч баласы бар.