Нинди затлар опекуннар булып тора алалар (тора алмыйлар)?
 
 
Опекуннар (попечительләр) сыйфатында бары тик балигълык яшендәге эшкә сәләтле затлар гына билгеләнә ала.
Бабайлар һәм әбиләр, ата-аналар, ир-хатын, балигъ булган балалар, балигъ булган оныклар, балигъ булган затның апа-абыйлары, шулай ук балигъ булмаган затның әби-бабайлары, балигъ булган апа-абыйлары барлык башка затлар алдында опекуннар (попечительләр) булуда өстенлеккә ияләр.
Опекуннар (попечительләр)  сыйфатында билгеләнә алмыйлар:
• ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән затлар;
• кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә, намусына һәм кешелегенә каршы (психиатрия стационарына законсыз салу, яла ягу һәм мыскыллаудан кала), җенес кагылгысызлыгана һәм шәхеснең җенес ирегенә, гаиләгә һәм балигъ булмаганнарга каршы, халыкның сәламәтлегенә һәм иҗтимагый әхлакка, шулай ук иҗтимагый куркынычсызлыкка каршы гамәлләре өчен  суд хөкеменә тартылган яки тартылганы булган,  җинаять җаваплылыгына тартылган яки тартылганы булган затлар (җинаять җаваплылыгы әлеге затларга карата аклау нигезләре буенча туктатылган затлардан кала);
• авыр яки аеруча авыр җинаятьләре өчен хөкем ителгән һәм әле акланмаган затлар;
• Россия Федерациясе Гаилә кодексының 127 статьясының 6 өлеше нигезендә билгеләнгән тәртиптәге әзерлекне узмаган затлар (балаларның якын туганнарыннан, шулай ук уллыкка алучылар булып торучы һәм уллыкка алучылар булып торган һәм аларга мөнәсәбәттә  уллыкка алу кире кагылмаган затлардан һәм балаларның опекуннары (попечительләре) булып торучы һәм булып торган һәм аларга мөнәсәбәттә аларга йөкләнгән вазыйфалар кире алынмаган затлардан кала);
• мондый никахны рөхсәт итә торган дәүләт законнары нигезендә бер җенестән булган зат белән никахлашкан затлар, шулай ук әлеге дәүләт гражданнары булып торучы һәм никахта булмаган затлар.
 
Моннан тыш, опекуннар (попечительләр)  сыйфатында билгеләнмиләр:
• хроник алкоголиклар һәм наркоманнар;
• опекуннар (попечительләр) вазыйфаларын башкарудан читләштерелгән затлар;
• ата-ана хокуклары чикләнгән затлар, элеккеге уллыкка алучылар, әгәр дә уллыкка алу алар гаебе белән туктатылган булса;
• баланы опекага, попечительлеккә, гаиләгә алуга юл куймый торган авырулары булучылар (авырулар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 12 февралендәге 117 номерлы карарында бирелгән).
 
pdf
Скачать текст
PDF, 124.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International