Ир белән хатынның уртак милке дип нәрсә санала?
 
Ир белән хатынның никахка кергәннән соң туплаган бар мөлкәте, аларның кем исеменә язылган булуларына карамастан, уртак милек булып санала.
Никахта торган чакта игътибарга лаеклы сәбәпләр аркасында мөстәкыйль кереме булмаган ир яки хатын (мисалга, йорт белән шөгыльләнгән, балалар тәрбияләгән) шулай ук уртак мөлкәткә хокуклы.
(Бу кагыйдәләр никах килешүе нигезендә башкасы каралмаган очракта гамәлдә).
Никах килешүе нигезендә башкасы каралмаган очракта ир белән хатынның уртак милектә өлешләре тигез була. 
Әгәр дә никахтта торган чорда ир яки хатынның берәрсенең милке бәясе ир белән хатынның уртак милекләре яки ир белән хатынның берәрсенең тырышлыгы хисабына сизелерлек арткан очракта (мисалга, капиталь төзекләндерү башкарылган, милекне торгызу яки кабат җиһазлау эшләре башкарылган),  ир яки хатынның берәрсенең милке суд тарафыннан уртак милек дип табылырга мөмкин (РФ ГК 37 ст.).
 
Ир белән хатынның уртак милке белән идарә итү
 
Ир белән хатын уртак милек белән РФ Гаилә кодексы нигезендә уртак ризалык буенча идарә итәләр. 
Ир белән хатынның берәрсе уртак милек белән идарә итә икән, икенчесе аның гамәлләре белән ризалаша дип санала. Шуңа күрә, ир яки хатынның берәрсе уртак милек белән идарә итү буенча гамәлләр кыла икән, икенче як ризалыгыннан башка башкарылган мондый гамәлләр бары тик гамәлләр кылучы ир яки хатынның икенчесенең бу гамәлләрне кылуга каршы булганлыгын белгән яки белергә тиеш булганлыгы расланган очракта гына суд тарафыннан дөрес түгел дип табылырга мөмкин.
Аларга хокук дәүләт теркәвенә алынырга тиешле, һәм/яки  алар өчен закон тарафыннан мәҗбүри наториаль форма каралган, һәм/яки алар белән сату-алу эшләре мәҗбүри рәвештә дәүләт теркәвенә алынырга тиешле уртак күчемсез милек белән идарә итү искәрмә булып тора.
Ир яки хатынның берәрсе тарафыннан мондый эшне башкару өчен ир яки хатынның икенчесе тарафыннан нотариаль расланган ризалык кирәк. Әгәр дә ир яки хатынның берәрсе икенчесеннән ризалык алмыйча гына моны башкарган икән, икенче як бу эшнең законсыз башкарылганлыгын суд тәртибендә таләп итә ала. Эшне законсыз башкарылган дип тану турындагы таләп белән ул бу хакта белгән яки белергә тиеш булган көненнән  алып бер ел дәвамында мөрәҗәгать итә ала. 
Ир яки хатынның берәрсе уртак милекне аерып алган, яки уртак милектән ире яки хатынына белдермичә генә һәм гаилә мәнфәгатьләренә карамаган максатларда үз теләге буенча  файдаланган, яки никахта торган чакта милек алуы турындагы мәгълүматны яшергән очракта ир яки хатынның икенчесе уртак милекне бүлү турында гариза бирү очрагында никахта торган чакта тупланган уртак милекне билгеләгән чакта алда әйтелгән милек яки аның бәясе дә исәпкә алынырга тиешлекне дәгъва итәргә хокуклы.  
pdf
Скачать текст
PDF, 171.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International