Никахны теркәү
 
1. Дәүләт пошлинасын түләү
 
Аны түләүөчен реквизитларны ЗАГС органыннан алырга була.
Хәзерге вакытта дәүләт пошлинасы күләме 350 сум.
Дәүләт пошлинасын Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша да түләргәбула.
 
2. ЗАГС органына гариза бирү
 
18 яшькә җиткән һәм никахлашырга теләгән затлар ЗАГС органына никахны теркәүне сорап язма рәвештә шәхсән уртак гариза бирәләр яки гаризаларын Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша электрон документ рәвешендә юллыйлар.
 
Кирәкле документлар:
- никахлашучыларның шәхесләрен ачыклый торган документлар;
- алдагы никахның өзелүен дәлилли торган документ, (әгәр дә зат (затлар) алдарак никахта торган булсалар) (никах өзелү турындагы таныклык);
- әгәр дә никахлашучы зат (затлар) балигъ булмаганнар икән, никахлашу яшенә җиткәнче (16 яшьтән 18 яшькәчә булган затлар) никахлашырга рөхсәт язуы;
- дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция.
 
Никахны дәүләт теркәвенә алу – гариза бирелгән көннән бер ай узгач һәм ике ай узганнан артык түгел.
Ихтирамга лаеклы сәбәпләр булганда срок кыскартылырга яки озайтылырга мөмкин.
Гадәттән тыш сәбәпләр булган очракта никах гариза бирелгән көнне үк теркәлә (кәләшнең авырлы булуы, бала туу, якларның берсенең тормышына куркыныч янау һәм башкалар).
 
3. Никахлашу турындагы таныклыкны алу
 
ЗАГС органы никах теркәлгән көнне никах теркәлү турындагы түбәндәгеләрне үз эченә алган таныклык бирә:
- никахлашучы һәр ике затның да фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, туган елын һәм урынын, гражданлыгын;
- никахны теркәү датасын;
- никахны теркәү турындагы актны төзү датасын һәм аның номерын;
- ЗАГС органы атамасын;
- никахлашу турындагы таныклыкны бирү көнен.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы (ЗАГС хезмәтләре) - https://uslugi.tatarstan.ru/zags
 
pdf
Скачать текст
PDF, 186.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International