Ирекле һәм мәҗбүри иминият
 
Иминләү ирекле һәм мәҗбүри иминләү формасында гамәлгә ашырыла:
1) ирекле иминләү үз тормышларын, милекләрен, яки гражданлык җаваплылыкларын иминләштерергә теләүче һәм иминләү кагыйдәләрен эченә алган иминләү килешүләрен рәсмиләштерүче физик яки юридик затларның (иминләүчеләрнең) үз ирекләре белән эшләнә;
2) физик яки юридик затлар (иминләүчеләр) өчен федераль законнар ягыннан бурычлар йөкләнү мәҗбүри иминләүнең үзенчәлеге булып тора, биредә иминләштерү килешүен төзү бурычы карала.
Мәҗбүри иминләү, пассажирларны законнарда каралган очракларда алар хисабына башкарылылырга мөмкин булган мәҗбүри иминләүдән тыш, иминләштерүче хисабына гамәлгә ашырыла.
Мәҗбүри иминләштерелергә тиешле объектлар алар иминләштерелергә тиешле куркынычлар һәм иминләү суммаларының минималь күләме закон тарафыннан билгеләнергә тиеш.
Мөлкәтне иминләштерү йөкләмәләре оператив идарәдә яки хуҗалык алып баруда дәүләт милкендә яки муниципаль милектә торучы мөлкәтләре булган юридик затларга салына.
 
Мәҗбүри иминләүне гамәлгә ашыру бурычы йөкләнгән затларның җаваплылыгы
 
Мәҗбүри иминләүне гамәлгә ашырырга тиешле зат әлеге бурычны үтәмәгән яки иминләү килешүен файда алучының хәлен законда билгеләнгән шартлардан начаррак итә торган шартларда төзегән очракта, иминләү очрагы туган вакытта файда алучы каршында тиешенчә иминләү очрагында түләнә торган иминләү акчасы түләнергә тиешле шартларда җаваплы була.
Аңа мөнәсәбәттә закон буенча мәҗбүри иминләү гамәлгә ашырылырга тиешле зат, иминләү гамәлгә ашырылмаганын белгән очракта, аны гамәлгә ашыруны суд тәртибендә таләп итәргә хокуклы.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 142.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International