Тормышны иминләү килешүе
 
Тормышны иминләү килешүенең төп шартлары
 
Тормышны иминләү килешүенең төп шартлары булып торалар:
- иминләнгән зат турында мәгълүматлар;
- иминләү очрагы характеры турындагы мәгълүматлар, икенче төрле әйткәндә иминләштерелгән затның тормышында иминләү очрагы туганда иминләү гамәлгә ашырыла торган вакыйгалар;
- иминләү суммасы күләме, икенче төрле әйткәндә иминләү очрагы туганда иминләүче иминләү акчасын түләү бурычын шул чикләрдә ала торган сумма;
- тормышны иминләү килешүенең гамәлдә булу вакыты.
Шушы шартларның берәрсе булмау тормышны иминләү килешүен төзелмәгән дип санарга нигез булып тора.
Әгәр дә тормышны иминләү килешүе төзелмәгән дип танылган икән, иминләү очрагы туганда иминләүченең иминләштерелгән кеше (иминләштерелгән зат, файда алучы) алдында иминләү суммасын түләү буенча җаваплылыгы юк.
 
Килешүнең өстәмә шартлары
 
Югарыда күрсәтелгәннәрдән тыш, тормышны иминләү килешүенә шулай ук кертү тиешле:
- иминләү очрагы туганда файда алучы турындагы мәгълүматларны. Мисалга, бу ире яки хатыны, әти-әнисе яки балалары, һәм башкалар булырга мөмкин;
- иминләү очрагы буларак каралмый торган очракларны - мисалга, иминләштерелгән затның үз-үзен үтерүе, аның халык болганышы вакытында үлүе һәм башкалар;
- иминләү премиясе (иминләү взнослары) турындагы мәгълүматларны, аның күләмнәре, иминләштерелгән затлар тарафыннан кертелү вакытлары һәм тәртибе – мисалга, аз-азлап, яки берьюлы, акчалата яки акчалата булмаган ысул белән;
- иминләү очрагы туганда иминләү суммасын түләү вакытлары һәм тәртибен;
- иминләү очрагы туганда иминләштерүчегә бирелә торган документлар исемлеген;
- иминләү очрагы туу фактын рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар – мисалга, иминләштерүче тарафыннан иминләү актын төзү, аны төзү срокларын;
- иминләштерүче һәм иминләштерелүче җаваплылыклары турындагы шартларны;
- иминләштерүчедә иминләү кагыйдәләре турындагы мәгълүматларны, алар килешүнең бер өлеше сыйфатында теркәләләр.
 
Мөһим!
Килешүнең ниндидер башка шартларын (тиешлеләреннән кала) килештерү булмау килешү төзелмәгән дип карау өчен нигез булып тормый.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 157.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International