Төп функцияләре:
административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары тарафыннан салына торган штрафлар буенча Татарстан Республикасы бюджеты керемнәрен администрацияләү эшен оештыру;
Министрлык аппаратын, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларын һәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсен тотуга контрактлар өчен түләү мәсьәләләре буенча Министрлыкның финанс бүлеге белән үзара хезмәттәшлек;
Министрлыкны транспорт белән тәэмин итү;
министрның кабул итү бүлмәсе эшен оештыру;
Министрлыкта һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә таныклыклар бирүне тәэмин итү.