Төп вазыйфалар:
министр тарафыннан җыела торган киңәшмәләрне әзерләү һәм уздыру буенча чаралар үтәлешен оештыру;
министрлык коллегиясе утырышларын әзерләү һәм уздыруда катнашу;
министрлыкның матбугат секретаре белән берлектә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару өчен министрлык эшчәнлеге турында мәкаләләр, материаллар әзерләүне гамәлгә ашыру;
Татарстан Республикасы Раисы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары, шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министрының аерым боерыклары һәм фәрманнары үтәлешенә күзәтчелек итү;
министрлык хезмәткәрләренең билгеләнгән эш регламентын һәм профессиональ этика нормаларын үтәүләренә күзәтчелек итү;
министр боерыгы буенча йөкләнгән бүтән вазыйфаларны гамәлгә ашыру.