Төп вазыйфалар:
Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын формалаштыру һәм алып бару;
җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын формалаштыру мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәтү;
муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә күзәтчелек итү;
җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эшнең башка мәсьәләләре буенча дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне үз компетенциясе чикләрендә гамәлгә ашыру.